Чәршәмбе, 24.04.2024, 01:23
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы

Яшиләр безнең авылда
Әбиләр һәм бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Күрмәгәннәрдер алар.
 
Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Утын ярыйк су китерик,
Шатлансыннар алар да.
 
Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.
 
Сугышларда катнашканнар
Авырлыкларга түзеп.
Яхшылыкларга өйрәник
Әби-бабайдан күреп.

Просмотров: 573 | Добавил: Pedagog | Дата: 30.09.2015 | Комментарии (0)

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән.
 
Имтиханнар ике этапта узачак: вакытыннан алда һәм төп. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, БДИның вакытыннан алда этабы 2016 елның 21 мартына үткәрелә. БДИның төп этабы сайлап алынган фәннәр: география һәм әдәбияттан 2016 елның 27 маенда башлана. 2015 елдагы кебек үк, БДИ үткәрү расписаниесе проектында "июль дулкыны"н үткәрү каралмаган. Җәмгыять белеме буенча БДИ үткәрү өчен беренче тапкыр аерым көн каралган, бу БДИда катнашучыларның күбесенә имтихан тапшыру вакытын төп вакытта тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1464 | Добавил: Pedagog | Дата: 12.09.2015 | Комментарии (0)

Белем.ру порталында әлеге вакытта берьюлы 3 бәйге бара, сез аларның барысында да диярлек катнаша аласыз!
 
1. "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды тарафыннан быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. Әлеге бәйгедә интернет-киңлекләрендә эшләп килгән файдалы татар сайтлары авторлары һәм хуҗалары катнаша ала.Игътибар! Бәйгегә гаризалар кабул итү 13 сентябрь көнне 23:59 тәмамлана! Тулы мәгълүмат >>
 
Просмотров: 684 | Добавил: Pedagog | Дата: 12.09.2015 | Комментарии (0)

Укытучыларга 200 мең нәрсә өчен бирелә? Укытучыларга 200 мең нәрсә өчен бирелә? Укытучылар көне уңаеннан, Татарстанның 26 укытучысына 200әр мең сум күләмендә премия тапшырылырга тиеш. Шундый эчтәлектәге карарга РФ Мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов кул куйган. Әлеге премия һәркемгә дә эләкми. Аны алу өчен нинди өстенлекләргә ия булу кирәк соң? Рәсми таләп бер генә – укытучы мәктәптә кимендә 3 ел эшләргә һәм төп хезмәткәр булырга тиеш. Премиягә дәгъва кылучыларга башка таләпләр: фән буенча шәхси методик кулланмалар, соңгы 3 елда укучыларның югары күрсәткечләре, дәрестән тыш эшчәнлектәге уңышлары, шулай ук автив гражданлык позициясе һ.б. Педагогның балаларның төрле төркемнәре, әйтик, сәләтле, физик мөмкинлекләре чикле укучылар белән эшләү сәләте дә исәпкә алынган. Конкурста катнашучы таләп-шартларның һәркайсы буенча 10 баллга кадәр алырга мөмкин булган. Гомуми баллар ... Дәвамын укырга

Просмотров: 731 | Добавил: Pedagog | Дата: 11.09.2015 | Комментарии (0)

2015-2016 нчы уку елында 5 нче сыйныф укучылары федераль дәүләт стандартлары нигезендә укытыла башлады. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен ничек укытырга, заманча дәресне ничек уздырырга, эш программаларын ничек төзергә? Әлеге сорауларга җавапны сез Мәгарифне үстерү институты галимнәре тәкъдим иткән җыентыктан файдалана аласыз.Җыентыкны ФДБС бүлегеннән карагыз.

Просмотров: 812 | Добавил: Pedagog | Дата: 10.09.2015 | Комментарии (0)

2015 елда районыбызда яшьләр арасында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге премиягә лаеклыларны ачыклау максатыннан бәйге игълан ителә. Ел саен районыбызда талантлы яшьләргә әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов исемендәге премия бирелә. 2015 елда да катнашучылар үзләренең иҗат эшләрен Гариф Ахунов исемендәге премия бирү комиссиясенә тәкъдим итә алалар. Иҗади хезмәтләр 20 сентябрьгә кадәр Арча Үзәк китапханәсендә туплана.

Просмотров: 655 | Добавил: Pedagog | Дата: 09.09.2015 | Комментарии (0)

Татар теленнән бердәм дәүләт тестларының демовариантлары эшләнгән. Сез аны әлеге сылтама буенча үзегезгә күчереп алал алсыз. Тестларның эчтәлеге үзгәргән!

Просмотров: 1382 | Добавил: Pedagog | Дата: 14.02.2015 | Комментарии (0)

Чиратлашып килгән күп санлы бәйрәмнәр арасында үзенчәлеклесе, безнең йөрәкләрдә аеруча җылылык тудыра торганы — Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне бар. Әлеге бик матур бәйрәм уңаеннан чын күңелдән чыккан котлаулар, бәяләп бетергесез хезмәтегез, рухи көчегез, районыбызга булган ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез!

Сез үзегезне туган илгә һәм районга армый–талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш фидакарьлек, батырлык һәм әхлаклык, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге. Сез рухи байлыкларны һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз, булып торасыз һәм торачаксыз. Сез бүген дә сафта: белемнәрегез һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне яшьләр белән бик ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1589 | Добавил: Pedagog | Дата: 01.10.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 ... 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры