Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 14:13
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы
"Без - Тукай варислары" темасына Тукай укулары булып узды. Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Бәдриева Гөлүзә "Тукай иҗаты - тәрҗемәдә" номинациясендә I урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Просмотров: 1050 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.04.2012 | Комментарии (0)

"Милләтем – киләчәгем” темасына III "Көмеш каләм"конкурсын оештыручылар  бәйгенең нәтиҗәләре белән таныштыра:

1. Батыр районы Озын Куак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сәнҗапова Динә «МИЛЛӘТЕБЕЗ ГЕЛ АЛГА БАРСЫН”, №4;

2. Озын Куак урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Илмирның иҗади эше "ОЗЫН-КУАКЛЫЛАР – КУНАКЧЫЛ ХАЛЫК” №6;

3. Яр Чаллы, Г.Акыш исемендәге 84 - лицей-интернатның 8-сыйныф укучысы Зәринә ГЫЙНИАТУЛЛИНА "КИЛЕР БЕР КӨН, ТАТАР АВЫЛЛАРЫ ГӨРЛӘП ТОРЫР” №9;

4. Минигалиева Гөлфия Тәлгать кызы, Ч.Р.Комсомол районы Тукай мәктәбенең татар теле укытучысы "ЯШИБЕЗ БЕЗ ҖИРДӘ БАР ХАЛЫКЛАР БЕЛӘН ГӨРЛӘШЕП”, №13;

5. Апас районы, М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау мәктәбе 7-сыйныф укучысы Зиятдинова Чулпан "ЧИТТТӘ БӘХЕТ ТАПМАМ”, №14;

6.Әлмәт р., Түбән Мактама 1-мәктәбенең татар теле укытучысы ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1946 | Добавил: Pedagog | Дата: 01.04.2012 | Комментарии (0)

Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.

Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru



Просмотров: 890 | Добавил: Pedagog | Дата: 30.03.2012 | Комментарии (0)

   Тулырак мәгълүмат белән танышасыгыз килсә, түбәндәге чыганак буенча барыгыз! http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/128131.htm
Просмотров: 1260 | Добавил: Liar | Дата: 26.03.2012 | Комментарии (0)

Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы булып узды. Атналыкта укытучыларыбыз бик матур ачык дәресләр күрсәттеләр. Раушания Мусовна белән Гөлназ Мухаматовна укучыларны чит телләргә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Әлбәттә, кыенлыкласыз булмый. Заманча җиһазландырылган инглиз теле кабинеты турында хыяллана алар. Аларның хыяллары тормышка ашсын, дип кенә теләргә кала, чөнки белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәләләге аннан да тора.

                                ... Дәвамын укырга
Просмотров: 2099 | Добавил: Pedagog | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (0)

"Тамчы - шоу" җиңүчеләре 1 март көнне Г.Камал театрында "Гөлҗамал" спектаклен тамаша кылдылар. Спектакльдән тәэсирләребез бик яхшы. Беренче татар театрының туу тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштык. Шамил абыйны искә алдык. Урыны җәннәттә булсын. Ә артистларга килгәндә, афәрин! диясе генә кала. Безгә шундый ял бүләк иткәне өчен, Әнвәр ага Хуҗиәхмәтовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


                  &nb ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1023 | Добавил: Pedagog | Дата: 04.03.2012 | Комментарии (0)

17 нче февральдә мәктәбебездә узган рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары зур оешканлык белән узды. Рус теле укытучылары Гарифуллина Илисә Равил кызының 9 нчы сыйныфта ГИА га әзерләнү буенча үткәрелгән дәресе укытучыларда зур кыхзыксыну уятты. 11 нче сыйныфта Раушания Тәлгат кызы Әхмәтова БДИ ныд С өлеше буенча күңелләргә үтеп керә торган дәрес күрсәтте, сочинение яздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарның икенче өлешендә Сафиуллина Фәридә Нариман кызы җитәкчелегендә укучылар "Масленица" бәйрәмен күрсәттеләр. Укучыларыбызның оста, җор телле, кыю булуларына сөенеп һәм горурланып утырдык. Бәйрәмнән соң район укытучылары БДИ на караган проблемалар хакында фикер алыштылар, дәресләргә җентекле анализ ясалды. Гомумән, мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының эше район мәгариф бүлеге тарафыннан югары бәяләнде.

      ... Дәвамын укырга
Просмотров: 876 | Добавил: Pedagog | Дата: 23.02.2012 | Комментарии (0)

11-13 нче февраль көннәрендә "Регина" кунакханәсендә татар әдәбиятыннан республика олимпиадалары булып узды. Укучым Һидиятуллина Гөлиянең җиңүче булуы нур өстенә нур булды. Гомумән, олимпиада бездә, Арча кызлары Ләйсән, Фирүзә, Гөлиядә зур канәгатьләнү хисләре уятты. Шулай булмый ни, ял бик яхшы оештырылган иде. Гәүхәр Габдулхаковна аеруча тырышкан. Яраткан язучыбыз Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу, Ялкын журналында эшләүчеләр белән кызыклы уеннар, Сәләт лагерендагылар белән онытылмаслык кичә безнең күңелләрдә бер матур истәлек булып калыр. Рәхмәт аларга барысы өчен дә. 


                ... Дәвамын укырга
Просмотров: 946 | Добавил: Pedagog | Дата: 15.02.2012 | Комментарии (0)

2 нче февраль көнне мәктәбебез базасында тарих укытучыларының семинары булып узды. Семинар барышында ачык дәрес күрсәткән укытучыларыбыз Рамил Харисович Гарифуллин, Эльмира Рашидовна Хайретдинова, Гөлнара Рафис кызы Гарифуллинаның эшенә зур бәя бирелде. Әфган сугышына багышланган ачык чара һәрберебезнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә мәктәп директоры Фәнис Фоатович мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Килгән укытучылар дәресләргә анализ ясадылар, БДИ на кагылган үзгәрешләр хакында фикер алыштылар. Семинарны Арча мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Мәхмүдовна алып барды. 

                                                                                                 &nbs ... Дәвамын укырга
Просмотров: 930 | Добавил: Pedagog | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

Бүген, 30 нчы гыйнвар көнне, мәктәбебез укучылары "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар һәм җиңүгә ирештеләр. Аларны җиңүләре белән тәбриклибез. Бу уен һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә сәяхәт күңелләребездә әйтеп бетерә алмаслык матур тәэсир калдырды. Укучыларыма тагын да зур уңышлар телим, акыллы, белемле булсыннар. Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар, дип белми әйтмәгәннәр. 


            ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1374 | Добавил: Pedagog | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 13 14 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры