Укытучыларга ярдәмгә - Баш бит
Четверг, 17.05.2012, 00:03
Приветствую Вас Гость | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Он-лайн радио
Мини-чат
200
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
E-mail:
Пароль:
...
ТЕГЛАР







Мин гап-гади авыл укытучысы, 
Байлыгым юк,юк шул даным да. 
Балаларга белем өләшәм мин, 
Рәхәт табам шуннан җаныма.



1997 нче елда Арча педагогия көллиятен, 2003 елда Казан Дәүләт университетын тәмамлап, Иске Чүриле урта мәктәбенә эшкә кергән вакытларга да инде 15 ел вакыт узган. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерәм мин, шуның белән үземне чиксез бәхетле итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә. Әлеге вакыт күп булмаса да, байтак кына тәҗрибә тупланган, үземнең эш методикасы җайга салынган. Әлеге сайтым аша мин хөрмәтле хезмәттәшләрем, остазларым, укучыларым белән тәҗрибә уртаклашасым килә. Бергә-бергә киңәшеп, ярдәмләшеп яшик. Олылар әйтмешли, киңәшле эш таркалмас!








Туфан Габдулла улы Миңнуллин
Туфан Миңнуллин вафат булды...

2 май иртәсендә больницада 76 яшьлек драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин вафат булган.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.Аның мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләренә керткән хезмәте гаять зур. Ул - Татарстан Республикасы Халык язучысы, Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, М. Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

Аның «Миләүшәнең туган көне», «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына керде. Туфан Миңнуллин мишәрләр турында «Йөрәк маем», керәшеннәр турында «Гөргөри кияүләре» пьесаларын иҗат итте. Әле Себер татарлары турында «Килен» әсәрен иҗат итәргә җыена иде. Апрель аенда Тинчурин театрында аның «Төш» әсәренең премьерасы булган иде.

Туфан Миңнуллинның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүнең вакытлы стандартлары: 
"Татар теле дәресләренә" бүлегеннән карагыз яки түбәндәге сылтама буенча барыгыз:http://g2p.tatarstan.ru/rus/standarty.htm

2012 нче елда истәлекле вакыйгалар

 - Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре иҗат ителүгә 780 ел (1232). («Татар энциклопедия сүзлеге»ндә 1236 ел күрсәтелгән)

Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма китапка 400 ел (1612)

- мәгърифәтче, педагог, тәрҗемәче Сәгыйт Хәсән улы Хәлфиннең тууына 280 ел (1732–1785)

- шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалый (Әбелмәних Әбелфәиз улы Габдессәләмов)ның тууына 230 ел (1782–1833 тән соңрак)

- шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмитованың тууына 150 ел (1862–1929)

- тел белгече, фольклорчы Хәбирә Габделкави кызы Насыйриянең тууына 130 ел (1880–1912)

- Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылуга 130 ел (1882). Галимҗан Баруди нигез сала һәм җитәкчелек итә.  1905-06 елларда «Мөхәммәдия» – ислах (үзгәртеп кору) хәрәкәте үзәге. Мәдрәсәдә әдәби һәм драматик түгәрәкләр эшли, кулъязма газеталар чыга. «Мөхәммәдия» биналары комплексы – татар архитектурасы һәйкәле.

- шагыйрь Вакыйф Җәләлнең тууына 125 ел (1887–1922)

- актер, драматург Габдрахман Габделкәрим улы Мангушевның тууына 125 ел (1887–1919)

- язучы, фольклорчы Фазыл Кәрим улы Туйкинның тууына 125 ел (1887–1938)

- этнограф Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллинаның тууына 120 ел (1892–1933)


Татарстанда 2012 ел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде
Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан итеп, ел дәвамында башкарасы эшләрне бер ай эчендә барлап расларга дигән фәрман чыгарды. 9 гыйнвар көнне президент Дмитрий Медведев фәрманы белән илдә Русия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Шуннан соң әлеге елны татарның яшь активистларыБатырша, Татарстанның аксакаллар шурасы Татар тарихы, дин әһелләре Коръән елы дип атады.
26 гыйнвар көнне Татарстанда да Русиянекеннән әллә ни аерылмаган шул рухтагы тарихи-мәдәни мирасны саклау елы булачак дип игълан ителде.



Грант отучылар игътибарына!!!


Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  «Наш лучший учитель» и Наш новый учитель»  гранты җиңүчеләренә сөенечле хәбәр җиткерә: акчалата түләүләр  Мәгариф бүлекләренә күчкән, 2012 нче елның маенда түләнәчәк.




Май аеның истәлекле даталары

1 май - язучы Азат Вәли улы Ганиев (Мөхәммәтганиев)кә 70 яшь (1942)
1 май - язучы Майя Диас кызы Вәлиевага 50 яшь (1962)
3 май - актер, педагог, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай (сәхнә исеме – Наил) Иванович Дунаевка 75 яшь (1937)
7 май - тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәмзи Кәлимулла улы Вәлиевкә 75 яшь (1937)
15 май - актер, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллинның тууына 100 ел (1912–1969)
18 май - төрки телләр белгече, этнограф, профессор Николай Федорович Катановның тууына 150 ел (1862–1922)
21 май - актер, режиссер, педагог, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәевкә 50 яшь (1962)
29 май - мәгърифәтче, педагог Ибраһим Вәлиулла улы Терегуловның тууына 160 ел (1852–1921) май Казанда айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый сәяси журнал – «Казан утлары»ның беренче саны чыгуга 90 ел (1922). Аның берничә мәртәбә исеме алышына: 1922–1930 елларда – «Безнең юл», 1930–32 елларда – «Атака» һәм «Яңалиф», 1933–65 елларда – «Совет әдәбияты», 1965 елдан – «Казан утлары».






12 майдан 6, 8, 10 класс укучыларына мониторинг тикшерүләр башланачак.http://abiturient.kpfu.ru да графикны карап барырга онытмагыз...

 

Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Эзләү
Вакыйгалар тасмасы
==*=*=*==
  • "Наш лучший учитель" грантына теркәлү узу 27 нче апрельгә кадәр озынайтылды. Тулы мәгълүматны Баш биттән карагыз!
  • "Тукай укулары"нда мәктәбебездән Бәдриева Гөлүзә катнаша. Аңа уңышлар телибез!