Главная » 2015 » Сентябрь » 30 » Өлкәннәрне хөрмәтлик!
10:04 Өлкәннәрне хөрмәтлик! |
Яшиләр безнең авылда
Әбиләр һәм бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Күрмәгәннәрдер алар.
Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Утын ярыйк су китерик,
Шатлансыннар алар да.
Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.
Сугышларда катнашканнар
Авырлыкларга түзеп.
Яхшылыкларга өйрәник
Әби-бабайдан күреп.
|
Просмотров: 613 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|