Сишәмбе, 23.04.2024, 13:15
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2014 » Октябрь » 1 » Өлкәннәр көне белән!
15:03
Өлкәннәр көне белән!

Чиратлашып килгән күп санлы бәйрәмнәр арасында үзенчәлеклесе, безнең йөрәкләрдә аеруча җылылык тудыра торганы — Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне бар. Әлеге бик матур бәйрәм уңаеннан чын күңелдән чыккан котлаулар, бәяләп бетергесез хезмәтегез, рухи көчегез, районыбызга булган ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез!

Сез үзегезне туган илгә һәм районга армый–талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш фидакарьлек, батырлык һәм әхлаклык, Ватанга риясыз хезмәт итү үрнәге. Сез рухи байлыкларны һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булдыгыз, булып торасыз һәм торачаксыз. Сез бүген дә сафта: белемнәрегез һәм кыйммәтле тәҗрибәгезне яшьләр белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә район яшьләрендә җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Без сезгә зирәклегегез, игелеклегегез һәм түземлегегез, тормышны булганча кабул итә алуыгыз һәм шул ук вакытта киләчәккә ышанычны югалтмавыгыз өчен бик рәхмәтле.

Сезгә чын күңелдән озак елларга сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм бетмәс–төкәнмәс тормыш энергиясе телим! Сезнең тормышта шатлыклы очрашулар күп булсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз күңел җылысы белән шатландырып, сезнең турында һәрвакыт кайгыртып, игътибар күрсәтеп яшәсен!

 

Просмотров: 1589 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры