Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 22:19
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы

15 сентябрьдә Арча сәнгать  мәктәбендә "Без бит - Арча яклары" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Якташ язучыларыбыз, укытучылар, укучылар катнашында бик җылы атмосферада узды ул. Район башлыгы Илшат Габделфәрт улы, Мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлназ  Хәмзовна,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Салихов Данил Хәбибрахман улы, язучылар әлеге башлангычның дәвамлы булуын теләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Укучылар якташларыбызның әсәрләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр. Чыннан да, изге эш дәвамлы булсын, әлеге китаплар укылсын, буыннар чыбыры өзелмәсен.

 

       

... Дәвамын укырга

Просмотров: 584 | Добавил: Pedagog | Дата: 15.09.2016 | Комментарии (0)

 Сайтта сыйныфтан тыш чаралар өчен презентацияләрне туплаган "Чаралардан - чараларга" дигән бүлек барлыкка килде. Төрле һөнәри бәйгеләр, очрашулар, халыкара олимпиада өчен эшләнгән әлеге кулланмалар бөтен укучылар, укытучылар  өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Бәлки киңәшләрегез, фикерләрегез бардыр. Сездән фикерләр көтеп калам. 

Просмотров: 572 | Добавил: Pedagog | Дата: 12.09.2016 | Комментарии (0)

Описание: C:\Users\Leysan\Desktop\fgos_3.jpg 

ФДБС шартларында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту үзенчәлекләре бүлегендә яңа материаллар куелды.   Бергә – бергә фикерләшеп эшлик!

 

Просмотров: 645 | Добавил: Pedagog | Дата: 12.09.2016 | Комментарии (0)

 Белем.ру - мәгълүмати-ресурслы белем бирү порталында  яңа блог! Биредә укучылар һәм укытучылар өчен бик күп файдалы материал тупланган. Тестларын дәрес вакытында да, өйгә эш итеп тә бирергә мөмкин. Файдаланыгыз!

Түбәндәге сылтама буенча керергә була:  http://uku.belem.ru/

 

Просмотров: 580 | Добавил: Pedagog | Дата: 12.09.2016 | Комментарии (0)

 Районыбыз башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы  инициативасы белән Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләреннән  "Без бит - Арча яклары" дигән  3 томлык дөнья күрде. Башлангыч сыйныфлар, урта һәм югары сыйныфлар өчен махсус әсәрләр сайланды, ә иң әһәмиятлесе - районыбыздан чыккан иҗади шәхесләребез барланды, аларның иҗади мирасы хәзерге һәм киләчәк буыннарга тапшырылачак. 15 сентябрьдә әлеге җыентыкларны тәкъдир итү чарасы булачак. Чарада язучылар, сәнгать осталары, Мәгариф һәм Фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы да килер дип көтелә. Чарадан репортажны көтегез!

... Дәвамын укырга
Просмотров: 708 | Добавил: Liar | Дата: 09.09.2016 | Комментарии (0)

Хөрмәтле коллегаларым!  Билгеле сәбәпләр аркасында сайтка материаллар кую эше туктатылып торган иде. Аллага шөкер, мин бүген сезнең белән аралаша алуыма чиксез шатмын. Шушы арада яңа эш программалары, арадаш аттетсация  өчен материаллар, дәрес эшкәртмәләре, презентацияләр эленәчәк. Исән-сау булыйк, авырмыйк, еллар имин булсын, туган телебез, татар милләтебез өчен армый-талмый хезмәт итәргә Ходаем барчабызга да көч-куәт бирсен!

Просмотров: 442 | Добавил: Pedagog | Дата: 08.09.2016 | Комментарии (0)

   Бүген Сикертән төп мәктәбендә   якташыбыз, танылган язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан районара Мәһдиев укулары үтте. Укуларга Арча һәм күрше районнарыннан туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь буынга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче хезмәттәшләребез һәм әдәбиятка, туган телебезгә мәдхия җырлаучы укучыларыбыз җыелды. Укучылар дүрт юнәлештә үзләренең көчләрен сынап, зур уңышларга ирештеләр. Җиңүчеләрне  Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы тәбрикләде, аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  

... Дәвамын укырга

Просмотров: 951 | Добавил: Pedagog | Дата: 23.10.2015 | Комментарии (0)


Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә.
... Дәвамын укырга

Просмотров: 1280 | Добавил: Pedagog | Дата: 22.10.2015 | Комментарии (0)

 "Белем җәүһәрләре - 2015" VI Дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасыннан 3 нче урынга лаек булып кайттык. 

Безнең районнан шулай ук Рания һәм Илфар Әюповлар Гран-при, &q ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1074 | Добавил: Pedagog | Дата: 17.10.2015 | Комментарии (0)

       2 сентябрь көнне Арча мәдәният йортында районыбызның иң-иң яхшы укытучыларын хөрмәтләделәр.  Иң-иң яхшылар арасында  хөрмәтле хезмәттәшебез Һидиятуллина Алия Масхут  кызы да бар иде.  Аны чын күңелдән тәбриклибез,  эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Таг ... Дәвамын укырга

Просмотров: 832 | Добавил: Pedagog | Дата: 04.10.2015 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 ... 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры