Җомга, 26.04.2024, 20:47
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы
    Бүген, 11 нче ноябрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булып узды. Семинар дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүгә багышланган иде. 9 нчы сыйныфта без нәкъ менә шуңа багышланган ачык дәрес карадык. Тәслимә Әфләтуновна дәресендә имтиханга әзерлек этаплары, һәр этапта эш төрләре күрсәтелде, сочинение язу буенча методик киңәшләр бирелде. Рәзинә Рәисовнаның 7 нче сыйныфта С.Хәким иҗатына багышланган дәресе шигъри әсәргә анализ ясауның матур үрнәге булды. Эльвира Альбертовна тарафыннан у ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1416 | Добавил: Pedagog | Дата: 11.12.2012 | Комментарии (0)

Хезмәттәшебез тарих укытучысы Гарифуллин Рамил Харис улының уңышлары белән без чын күңелдән горурланабыз. Җәмгыять белеме фәненнән аның укучылары 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Ләйлә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Җәләева Ралина җиңүче булсалар, 11 нче сыйныф укучысы Вилданов Динар призер булды. Котлыйбыз сезне!
Просмотров: 669 | Добавил: Pedagog | Дата: 10.12.2012 | Комментарии (0)

Бик рәхәтләнеп чираттагы җиңүчеләребез һәм призерларыбызны котлыйбыз. Менә алар:
 - 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Алинә - технологиядән призер (укытучысы Хәйретдинова Э.Р.)
 - 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф - тарихтан призер (укытучысы Хәйретдинова Э.Р.)
- 11 нче сыйныф укучысы Караева Тәэминә - экономикадан җиңүче (укытучысы Гарифуллин Р.Х.)
- 10 нчы сыйныф укучысы Галиев Фәрит - экономикадан призер (укытучысы Гарифуллин Р.Х.), физикадан призер (Ахметов М.С.)
 - 9 нчы сыйныф укучысы Ахметова Алинә - экономикадан призер (укытучысы Гарифуллин Р.Х.)
Просмотров: 716 | Добавил: Pedagog | Дата: 07.12.2012 | Комментарии (0)

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Арча мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы "Иң яхшы профсоюз сайты - 2012" бәйгесендә катнаша. Бәйгедә җиңү өчен сезнең тавыш бирүегез крәк. Әйдәгез, бергәләшеп үзебезнекеләр өчен тавыш бирик! Моның өчен түбәндәге сылтама буенча барырга  http://www.edunion.ru/index.php/2010-04-08-08-05-16/luchshiyprofsait2012,  Арча районын сайлап, тавыш бирергә кирәк!
Просмотров: 693 | Добавил: Pedagog | Дата: 04.12.2012 | Комментарии (0)

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларыбызның саны артып тора, аллага шөкер. Биологиядән 9 нчы сыйныф укучысы Бәйрәмгельдыев Азат призер булса (укытучысы Хабибуллина Г.А.), географиядән исә 11 нче сыйныф укучысы Вилданов Динар  җиңүче булды. Ә 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф, 9 нчы сыйныфтан Бәйрәмгельдыев Азат, 10 нчы сыйныфтан Галиев Фәрит (укытучылары Гарифуллина Г.Р.)  призерлар булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы, егетләр!
Просмотров: 706 | Добавил: Pedagog | Дата: 03.12.2012 | Комментарии (0)

Мониторинг использования учебников и учебных пособий
Информационное письмо
Инструкция
Пароли
Просмотров: 776 | Добавил: Pedagog | Дата: 28.11.2012 | Комментарии (0)

Кадерле хезмәттәшләрем,  әниләр- әбиләр, апалар! Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәм — Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Дөньяда иң яхшы хатын-кыз — әниебезнең йомшак куллары, аның ягымлы, барысын да аңлаучы күзләре турындагы истәлекләрне без үзебезнең күңелләребездә саклыйбыз. Һәрберебезнең иң назлы, ихлас хисләре шушы кадерле кеше белән бәйләнгән. Әни булган җирдә һәрвакыт җылылык, яктылык һәм наз бар. Ул теләсә кайсы вакытта, иң авыр хәлләрдә дә һәрвакыт ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1362 | Добавил: Pedagog | Дата: 24.11.2012 | Комментарии (0)

Район олимпиадалары үтә тора, аллага шөкер, укучыларыбыз призлы урыннар яулый тора. Рус әдәбияты буенча 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф (укытучысы Сафиуллина Ф.Н.), 10 нчы сыйныф укучысы Җәләева Ралина (укытучысы Гарифуллина И.Р.), математикадан 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Алина ( укытучысы Юсупова А.Г.) призер булдылар. Молодцы, кызлар-егетләр!
Просмотров: 704 | Добавил: Pedagog | Дата: 21.11.2012 | Комментарии (0)

Аллага тапшырып, район олимпиадалары башланды. Укучыларның белемен сынар чак, бик дулкынландыргыч вакытлар. 15 ноябрьдә беренче олимпиада  рус теленнән үткәрелде. Сөенечле хәбәрләребез дә бар: 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф, 8 нче сыйныфтан Димова Лиана, 10 нчы сыйныф укучысы Җәләева Ралина призерлар булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин кызлар, егетләр, шулай дәвам итегез. Киләсе олимпиадаларыбыз һәм аларның нәтиҗәләре хакында да хәбәр итеп барырга тырышырбыз.
Просмотров: 638 | Добавил: Pedagog | Дата: 16.11.2012 | Комментарии (0)

2012-2013 нче уку елына район күләмендә фән укытучылары,  мәктәп директорлары, директор урынбасарлары өчен өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу тибындагы семинарлар графигы билгеле булды. Әлеге  семинарларның үткәрелү вакыты белән сез монда таныша аласыз.
Просмотров: 1031 | Добавил: Pedagog | Дата: 14.11.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 9 10 11 12 13 ... 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры