Җомга, 26.04.2024, 15:00
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы
Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак. Билгеле булганча, имтихан тапшыруның традицион формасыннан тыш, яңа ысулы былтыр гамәлгә кертелгән иде. Киләсе елга исә татар теле буенча имтихан, рус теле һәм математика кебек үк, бары тик яңа формада гына үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында, 2013 нче елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Просмотров: 950 | Добавил: Pedagog | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)


Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 2013 нче елның 27 нче маеннан 19 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк. Аны агымдагы елда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар тапшырачак. Өстәмә этап исә 8 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр сузылачак. Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан иртәрәк үткәрелүче этабы 20 нче апрельдә башланачак. Имтихан көннәре күрсәтелгән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы проекты нигезендә, БДИ ның вакытыннан алдагы этабы 20 нче апрельдән 6 нчы майга кадәр үтәр дип көтелә. Кичке мәктәп укучылары, Россия Армиясе сафларына чакырылучылар, конкурсларга, ярышларга баручылар, кичекмәкстән медицина ярдәменә мохтаҗ булганнар имтиханны вакытыннан алда тапшыра ала. Бу ... Дәвамын укырга
Просмотров: 976 | Добавил: Pedagog | Дата: 21.02.2013 | Комментарии (0)


  Расписание буенча укучылар 28 майда - математикадан; 31 майда – Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән; 4 июньдә – рус теленнән ; 7 июньдә - Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән имтиханнар тапшырачак.
Просмотров: 804 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.02.2013 | Комментарии (0)


   8 февральдән башлап, IV "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтларның техник яктан эшләнеп бетүе һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итүе төп шартлар булып тора.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителә:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" н ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1107 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.02.2013 | Комментарии (0)

Бельгия матбугатында – Габулла Тукайга багышланган мәкалә"Габдулла Тукай һәм туган тел” – халкыбызның сөекле шагыйренә багышланган язма әнә шулай атала

(Бельгия-Гент, 15 февраль, "Татар-информ”). Гент шәһәрендә төрек һәм фламан телләрендә нәшер ителүче "Яшь фикер” ("Genç fikir”, № 2) газетасында халкыбызның якты йолдызы Габдулла Тукайга багышланган мәкалә дөнья күрде. Язманың авторы – төрек теле һәм мәдәнияте укытучысы Мурат Узун.

Г.Тукай – татар дөньясының кыска вакыт эчен ... Дәвамын укырга

Просмотров: 808 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.02.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле хезмәттәшләр! "Укучыга бәйгеләр" бүлегендә яңа бәйгеләрнең нигезләмәләре куелды! Танышыгыз, катнашыгыз! Барыгызга да иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Просмотров: 1136 | Добавил: Pedagog | Дата: 15.01.2013 | Комментарии (2)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә.
Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучы татар теленнән имтиханны дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында тапшырырга тиеш була. Бу татар балаларына да башка милләттән булган укучыларга да кагыла.

Просмотров: 5932 | Добавил: Pedagog | Дата: 15.01.2013 | Комментарии (0)

    "Ана теле” татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проекты ТР һәм EF Education First компаниясе белгечләре белән берлектә эшләнелә (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ”).
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка "Ана теле” татар теленә дистанцион өйрәтү информацион-укыту проектын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    
Просмотров: 947 | Добавил: Pedagog | Дата: 15.01.2013 | Комментарии (0)

7 нче гыйнварда мәктәбебездә профсоюз хезмәткәрләренең шахмат, шашка, кул көрәше һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. Ярышларда 7 белем бирү учреждениесеннән 36 хезмәткәр катнашты.Кунакларны мәктәбебез директоры Фәнис Фоатович каршы алды, ярышларны ачык дип белдерде. коймак белән чәйләр эчеп, бераз тамак ялгап алгач, ярышлар да башланып китте. Укытучылар үзләрен чын спортчылар кебек күрсәттеләр, бигрәк тә үзебезнең мәктәп укытучылары сынатмады. Менә алар - мәктәбебез горурлыклары:
Шашка ярышында 1 нче урын - Җәләев Р.И.
Шахмат ярышында 1 нче урын - Гарифуллин Рәдиф Харисович, Сайфуллина Г.Ю.
Теннис ярышында 2 нче урын - Гарифуллин Рамил Харисович.
Кул көрәшендә - Әхмәтов М.С.
Молодцы, кызлар-егетләр, сезгә 9 нчы гыйнварда узучы район ярышларында да уңышлар телибез!
Просмотров: 657 | Добавил: Pedagog | Дата: 07.01.2013 | Комментарии (0)

Мәктәбебездә бик матур традиция бар - бер-беребезгә ачык дәресләр уздырып, тәҗрибә уртаклашу. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һидиятуллина Гөлназ Илгатовна 4 нче сыйныфта әдәби укудан "Дуслык белән көчле без" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе уздырды. Дәрестә бик күп эш төрләре уңышлы кулланылды. Ә иң мөһиме - бер-берең белән дус булып, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеге аңлатылды.
6 нчы сыйныфта рус әдәбиятыннан дәрес Некрасов һәм аның иҗатына багышланды. Рус әдәбияты укытучысы Сафиуллина Фәридә Наримановна дәресе лирик әсәргә анализ ясауның матур үрнәге, өлге дәрес булды. Укучылар әсәрне бүлекләргә бүлделәр, исемнәр куйдылар, сурәтләү чараларын табып, төрләрен билгеләделәр.
... Дәвамын укырга
Просмотров: 641 | Добавил: Pedagog | Дата: 27.12.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры