Чәршәмбе, 24.04.2024, 15:34
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2012 » Декабрь » 11 » Татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
20:00
Татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
    Бүген, 11 нче ноябрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булып узды. Семинар дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүгә багышланган иде. 9 нчы сыйныфта без нәкъ менә шуңа багышланган ачык дәрес карадык. Тәслимә Әфләтуновна дәресендә имтиханга әзерлек этаплары, һәр этапта эш төрләре күрсәтелде, сочинение язу буенча методик киңәшләр бирелде. Рәзинә Рәисовнаның 7 нче сыйныфта С.Хәким иҗатына багышланган дәресе шигъри әсәргә анализ ясауның матур үрнәге булды. Эльвира Альбертовна тарафыннан уздырылган "Ялкын"лы очрашу" әдәби кичәсе "Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очраштырды.  Журналның баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, бүлек редакторлары Искәндәр Хәбибуллин, Фәйрүзә Мөслимовалар чыгышы укучыларның дәртле җырлары, матур биюләре, күңелле шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәм чын-чынлап "Ялкынлы очрашу"га әверелде.
Семинарның икенче өлешендә түгәрәк өстәр артында фикер алышу булды. Арча районы информацион -методик үзәк методисты С.Ә.Галимҗанова татар теленнән йомгаклау имтиханын яңа формада бирү мониторингы белән таныштырды, әзерлек буенча киңәшләрен бирде.
Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды. Дәрес биргән укытучыларга, Шушмабаә урта мәктәбе коллективына, мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровнага зур рәхмәт!
Просмотров: 1415 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры