Сишәмбе, 07.05.2024, 01:33
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Февраль » 21 » БДИ ның төп этабы 2013 нче елның 27 нче маеннан 19 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк
20:26
БДИ ның төп этабы 2013 нче елның 27 нче маеннан 19 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 2013 нче елның 27 нче маеннан 19 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк. Аны агымдагы елда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар тапшырачак. Өстәмә этап исә 8 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр сузылачак. Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан иртәрәк үткәрелүче этабы 20 нче апрельдә башланачак. Имтихан көннәре күрсәтелгән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы проекты нигезендә, БДИ ның вакытыннан алдагы этабы 20 нче апрельдән 6 нчы майга кадәр үтәр дип көтелә. Кичке мәктәп укучылары, Россия Армиясе сафларына чакырылучылар, конкурсларга, ярышларга баручылар, кичекмәкстән медицина ярдәменә мохтаҗ булганнар имтиханны вакытыннан алда тапшыра ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, әлеге даталар әлегә проектта гына, тик алар, мөгаен, бүтән үзгәрмәс инде.
Дәүләт чыгарылыш имтиханына килгәндә, рус теленнән ул 27 нче майда, математика буенча 3 нче июньдә узачак. Төп билгеләнгән срокларда имтиханны тәртипләре тайпылышлы балалар һәм үсмерләр өчен ябык типтагы махсус уку-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алдагы этабы кысаларында (дәүләт йомгаклау аттестациясе башланыр алдыннан 3 айдан да иртәрәк азат ителә алмаган җинаять-җәза системасы чыгарылыш укучылары өчен) рус теленнән имтихан – 20 нче апрельдә һәм математикадан 23 нче апрельдә узачак.
Дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен резерв көннәр буларак 18 нче июнь (рус теле) һәм 19 нчы июнь (математика) билгеләнгән. Бу көннәрдә имтиханны, төп этап барышында нигезле сәбәп аркасында сынауны тапшыра алмаган укучылар һәм нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаганнар тапшырачак.


«Татар – информ» МА материаллары буенча


Просмотров: 978 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры