Шимбә, 20.04.2024, 00:22
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Үзем турында

 





 
 

 

Мин язучы түгел, тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Хаклык энҗеләрен тезәм мин.

Табиб түгел, ләкин савыктырам

Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.

Мең шифалы туган телебездән       

Эзләп табып сихәт-дәвасын.

Укытучы, әйе! Тик әүвәле

“Ана” дигән изге атым бар.

Чит балага, үз әнкәсе кебек,

“Балам” диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач, Сез укытучы түгел,

Бөек зат”, - дип, миннән көлмә син.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе

Татар теле мөгаллимәсе.

С.Әхмәтҗанова

 

1997 нче елда Арча педагогия көллиятен, 2003 елда Казан Дәүләт университетын тәмамлап, Иске Чүриле урта мәктәбенә эшкә кергән вакытларга да инде 20 ел вакыт узган. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерәм мин, шуның белән үземне чиксез бәхетле итеп хис итәм. Аларның уңышларына сөенәм, кайгылары көендерә. Әлеге вакыт күп булмаса да, байтак кына тәҗрибә тупланган, үземнең эш методикасы җайга салынган. Әлеге сайтым аша мин хөрмәтле хезмәттәшләрем, остазларым, укучыларым белән тәҗрибә уртаклашасым килә. Бергә-бергә киңәшеп, ярдәмләшеп яшик. Олылар әйтмешли, киңәшле эш таркалмас!
 

Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры