Шимбә, 20.04.2024, 15:52
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Фигыль

А1. Җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора.Фигыль төркемчәләре буенча тест


    Инструкция
  1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез
    хәл фигыль;
    исем фигыль
    инфинитив;
    хикәя фигыль

  2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.Иң элек уйла, аннан соң эшлә.
    боерык фигыль;
    шарт фигыль;
    хикәя фигыль
    хәл фигыль.

  3. Затланышлы фигыльләр - ...
    хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
    хикәя, боерык, шарт фигыльләр
    исем, хикәя, хәл фигыльләр;
    инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

  4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?
    4
    5
    6
    3

  5. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.
    сана, уйла, шатлан;
    язган, яса, сөйлә
    менгән, саубуллаш, эшлә
    кочакларга, килгән, укы.

  6. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.
    –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;
    –ла/-лә; -лан/-лән;
    –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;
    –ча/-чә; -дай/-дәй.

  7. Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз
    калган (эш);
    киләсе (кунак);
    елмаеп (килү);
    укыгач (сөйләячәк).

  8. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.Яхшылык ташны да эретә.
    хәзерге заман хикәя фигыль;
    киләчәк заман хикәя фигыль;
    үткән заман сыйфат фигыль;
    үткән заман хикәя фигыль.

  9. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?
    зат – сан белән
    килеш белән;
    тартым белән;
    төрләнмәгән.

  10. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
    заман белән
    килеш белән;
    барлык-юклык белән
    барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

  11. Билгеләмәне дәвам итегез. Кайтым юнәлеше - ...
    эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә;
    эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә
    эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә
    эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә.

  12. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез
    кил, бит, инде, барса;
    иде, икән, имеш, бул, кыл;
    бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;
    тиккә, укый, язып, җибәрү

  13. Кайсы раслау дөрес?
    татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;
    татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә
    татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;
    татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

  14. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.
    кайтуын – исем фигыль
    яратырга – боерык фигыль
    тырышкач – хәл фигыль
    икән – ярдәмче фигыль

  15. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
    тырышкан;
    табар;
    кагар.
    ташка

  16. Хәл фигыль нинди җөмлә кисәге була?
    хәл
    аергыч
    хәбәр
    ия

  17. Исем фигыль булган җөмләне табыгыз
    Чәчәкләрне сакларга кирәк.
    Бәлкем, киләчәктә нәрсәләрдер ачыкланыр
    Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә.
    Үзе егылган бала еламас

  18. Без анда тимераякта шуабыз. Хикәя фигыльнең затын, санын билгеләгез.
    I зат, күплек сан;
    III зат берлек сан
    II зат күплек сан;
    III зат күплек сан.

  19. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге? Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.
    хәбәр;
    аергыч;
    тәмамлык
    хәл

  20. Татар телендә сыйфат фигыльләр ничә заманда кулланыла?
    бер заманда (киләчәк заманда гына)
    ике заманда (үткән һәм киләчәк заманнарда)
    ике заманда (хәзерге һәм киләчәк заманнарда)
    өч заманда (хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда)

    
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры