Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 21:59
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Алмашлык

Алмашлык


    Инструкция
  1. Лексик- грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?
    мөстәкыйль
    бәйләгеч
    модаль

  2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез
    эш яки хәлнең яисә билгенең билгесен белдерә
    предметның билгесен белдерә
    исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә итә

  3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?
    җөмлә кисәге булмыйлар
    ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр
    аергыч кына булып киләләр

  4. Мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, һичкем, һичнәрсә, кемдер, нәрсәдер, үз, үзе кебек алмашлыклар кайсы сүз төркемен алмаштыралар
    исемне
    сыйфатны
    санны

  5. Кайсы алмашлыклар килеш, сан, тартым белән төрләнәләр?
    исем алмашлыклары
    сыйфат алмашлыклары
    сан алмашлыклары

  6. Шулайрак язарга кирәк иде. Шулай алмашлыгы нинди кушымча алган?
    килеш кушымчасы
    тартым кушымчасы
    дәрәҗә кушымчасы

  7. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?
    сөйләмне җәенкеләндерәләр
    сөйләмгә образлылык өстиләр
    бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар

  8. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?
    сан
    килеш
    тартым

  9. Капитан, сез ялгышмадыгызмы? (Г. Әпсәләмов) Сез алмашлыгы ни өчен күплек санда кулланылган?
    икенче затның күплеген белдерә
    җөмләдә ялгыш кулланылган
    хөрмәт йөзеннән бер генә кешегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла

  10. Бу, шул, теге алмашлыклары кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнәләр?
    зат я предметка күрсәткәндә
    билгегә ишарә иткәндә
    эш-хәл билгесенә ишарә иткәндә

  11. Кайсы күрсәтү алмашлыкларны төрләнми?
    исем алмашлыклары
    сыйфат алмашлыклары
    рәвеш алмашлыклары

  12. Бу, шул, ул күрсәтү алмашлыкларын килеш һәм тартым белән төрләндергәндә, нинди үзгәреш күзәтелә?
    кушымчалар үзгәрә
    тамыр үзгәрә
    үзгәреш күзәтелми

  13. Мин үзем укыйм. Үз алмашлыгы нинди мәгънәдә?
    зат алмашлыгы мәгънәсендә
    әйбернең иясен белдерә
    затны, предметны аерып күрсәтә

  14. Кем алмашлыгы татар телендә ничек кулланыла?
    җанлы предметларга карата
    җансыз предметларга карата
    бары тик затка, кешегә карата

  15. Дөрес язылышны билгелә
    һәммә
    хәммә
    һаммә

  16. Кайсы билгеләү алмашлыклары сан,килеш һәм тартым белән төрләнәләр?
    кайсыдыр, әллә кая
    кемдер, нәрсәдер
    әллә ничек, каядыр

    
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры