Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 14:17
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2017 » Май » 27 » Кыңгыраулы мәктәп еллары...
20:19
Кыңгыраулы мәктәп еллары...

 

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый йөрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза күңелгә.

Озатабыз егет -кызларны без 
Олы юлга - тормыш юлына.
Күңелләрне дәртләндереп торган
Хыялларны чынлык итәргә.

   Иске Чүриле урта мәктәбендә  дә иртә таңнан бәйрәм рухы хакимлек итә. Бүгенге чыгарылыш сыйныфы укучыларының бәйрәме хөрмәтенә табигать тә үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтте. Карагыз әле сез бу көннең матурлыгын!  
Быел мәктәбебездә 9 нчы сыйныфны 20,  ә 11 нче сыйныфны 6 укучы тәмамлый. Араларында район, республика олимпиадасы, төрле бәйгеләрнең  җиңүчеләре күп. Алар – безнең горурлыгыбыз.  Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәбебез директоры Тимур Илдус улы Сәгъдиев һәм Иске Чүриле җирле узидарәсе башлыгы Гөлнара Рафис кызы Заһидуллина тәбрикләү сүзләрен һәм иң изге теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткерделәр,  
Сүз – чыгарылыш сыйныф укучыларына. Әнә алар - балачак дөньясыннан яшьлек дигән серле җиһанга тәүге адымнарын атлаучылар. Укучылар туган мәктәпләренә, үзләренә белем биргән укытучыларга, аларны чын кеше итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән барлык мәктәп хезмәткәрләренә, әти-әниләренә  рәхмәт сүзләрен әйттеләр,  матур җырларын яңгыраттылар. Ә үзләре моңсу, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Әти-әниләр, укытучылар да  дулкынлануларын яшерә алмыйлар. Әйе, дулкынландыргыч минутлар шул...   Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та, шул ук вакытта мөстәкыйльлек тә кирәк булачагын искәртеп тора. Бу чың аларның укытучылары, туган мәктәбе белән хушлашу авазы да. 
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң  мәртәбә чыңлый кыңгырау.
Якты юллар теләп, 
Матурлыкка өндәп,
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Кадерле яраткан укучыларым!  Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!
          Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: Арча җирен, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

 

 

Просмотров: 1015 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры