Якшәмбе, 19.05.2024, 15:12
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2012 » Май » 2 » Тукай премиясе җиңүчесе билгеләнде!
17:58
Тукай премиясе җиңүчесе билгеләнде!
Агымдагы елда соңгы 8 ел эчендә бары бер генә Тукай премиясе бирелә. Конкурс комиссиясе 23 апрель көнне җиңүчене билгеләде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел уздырылган конкурста катнашырга теләк белдергән 18 дәгъвачының 13е генә конкурска уза алган иде,  5 эш техник ялгышлар яки конкурс нормаларына туры килмичә төшеп калды.

Сайлап алынган дәгъвачыларны да искә төшереп узыйк:

1. Салитова Фәридә Шәриф кызы. "Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988 ел), "Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” ("Бриг” нәшрияты, Казан, 2011 ел) китаплары өчен;

2. Шаһиева Розалина Гомәр кызы. "Кара мәрҗән” (Татарстан газета-журнал нәшрияты, Казан, 1997 ел), "Ниса” ("Мастер Лайн” нәшрияты, Казан, 2003 ел) шигъри җыентыклары өчен;

3. Булатова Клара Гариф кызы. "Келәү” (Казан, 2011 ел), "Каурый канат – җил атым” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2006 ел) китаплары өчен;

4. Кәримов Камил Әдһәм улы. "Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел), "Телсез күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) романнары өчен;

5. Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы. "Башкаемда – дөнья исәпләре” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китабы өчен;

6. Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызы (Н. Гыйматдинова). "Парлы ялгыз” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел), "Мәхәббәттә гөнаһ бар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2008 ел) китаплары, "Хатыннар сагышы” (Н.Гыйматдинова. Повестьлар. Беренче китап. "Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2010 ел) повесте өчен;

7. Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы. "Пешие прогулки”, "Двойник китайского императора”, "Масть пиковая”, "Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм "Черная знать” сериясеннән "За все – наличными” ("Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2006 ел) романы өчен;

8. Кузьминых Софья Даниловна. Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен (2009-2010 еллар);

9. Сәйдашева Земфира Нурмөхәммәт кызы. "Песенная культура татар Волго-Камья” ("Матбугат йорты” нәшрияты, Казан, 2002 ел) китабы өчен;

10. Фәйзрахманов Айдар Фәйзрахман улы. 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;

11. Якупов Илдус Дәүләт улы. "Синяя птица” ораториясе (2009 ел) һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;

12. Салаватов Ренат Салават улы. Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның "Борис Годунов”, Ж.Бизеның "Кармен”, Р.Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның "Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның "Анюта”, Н.Җиһановның "Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;

13. И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров. "Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.

23.04.2012 көнне 17 кешедән торган конкурс комиссиясенең җитди утырышы булып, анда, яшерен тавыш бирү юлы белән, конкурс лауреаты сайланды: ул – "Кол Шәриф мәчете” архитектур комплексын иҗат иткән коллектив, калган дәгъва итүчеләр кирәк кадәр тавыш (50 проценттан да күбрәк таләп ителә) җыя алмады, дип игълан итте бүген ТР Министрлар Кабинетында шул уңайдан уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Президенты карамагындагы Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләре комиссиясе рәисе урынбасары Зилә Вәлиева. "Мондый сайлап алу Тукай премиясенең абруен күтәрер дип уйлыйбыз. Конкурста әсәрләре катнашкан язучыларыбыз, чыннан да, хөрмәткә лаек, аеруча өлкән яшьтәгеләре иҗатка зур өлеш керткәннәр, әдәбиятыбыз да тиешле дәрәҗәдә. Алай да, беренче тапкыр лауреат буларак быел сайланган архитектур әсәрнең дә бөеклеге чагыштыргысыз дисәк тә ярый”, - дип фикерләре белән уртаклашты З.Вәлиева. Министр А.Сибагатуллин исә, Кол Шәриф мәчете безнең тормышыбыз йолдызы ул бүген, моның белән килешмичә булмый, дип җөпләде.

Брифингта, шулай ук, әлеге комиссия әгъзаларыннан ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәримуллин катнашып, сорауларга җавап бирде.

Кол Шәриф мәчетен иҗат иткән коллектив 8 кешедән - И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров – тора, 300 мең сумны бүлгәч аларга бик аз тимиме, суммага өстәмә акча каралмыймы, дигәндә, З.Вәлиева, премиянең суммасын күтәрү перспективада каралыр бәлки, Башкортстандагы кебек 2 елга бер генә конкурс уздыру мәсьәләсе дә шулай ук. Иң мөһиме – Тукай премиясенең абруен күтәрү: конкурс шартлары буенча, премиягә җәмгыятьтә танылу яулаган, ватан һәм милли мәдәният үсешенә әһәмиятле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алу ярышында катнаша ала, алга таба таләпләрне күтәрү турында килештек, дип җаваплады.

А.Славутский басым ясап әйткәнчә, "Кол Шәриф мәчете” архитектур комплексы бөтен республикабызның брэндына әйләнде, ә инде башка премия каралмавы – ул андый зур конкурсларда була торган хәл.

Шул рәвешле, кайсы елларда 4-7шәр итеп бирелә торган премия, соңгы 1995, аннары 2004 еллардагыча, быел бары тик 1 генә булды. З.Сөнгатуллина фикеренчә, бәлки калганнары бертигез дәрәҗәдә булгангамы, Кол Шәриф мәчете арада аерылып, үзгә булып торгангамы, комиссия шундый нәтиҗәгә килгән. Премия кайсы хезмәтләр буенча кемнәргә бирелүе игълан ителү элек Тукай туган көнне 26 апрельга Шигырь бәйрәменә калдырылса, быел алдан белдереп кую хуп күрелгән, ә инде премияне тапшыру тантанасы үзгәрешсез кала, ягъни 30 август – Республика һәм Шәһәр көне бәйрәм чаралары кысаларында оештырыла, дип белдерә министр...

Миләүшә Низаметдинова.

Чыганак: Татар-информ

Просмотров: 1727 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры