Якшәмбе, 19.05.2024, 12:33
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2012 » Сентябрь » 20 » КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов
22:49
КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов

Альберт Гыйльметдинов

КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов

Бүген Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене уку йортының Гыйльми советына Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Авиация университетының бүгенге хәле мактанырлык түгел. Әлеге мәсьәлә тиз арада хәл итүне сорый», - дип белдерде республика башлыгы. Исегезгә төшерәбез, моннан берникадәр вакыт элек университет коллективы ректор сайлау процессын оештыруда булышлык сорап, Татарстан Президенты исеменә хат юллаган иде. Анда университетның 48 төп хезмәткәре КАИ ректоры вазифаларын башкаручы Николай Абруков эшчәнлегеннән канәгать булмауларын белдерә.

«Республика җитәкчелегенә әлеге эшне оештыруга күптән тотынасы булган. Хәзер исә безнең төп максат - килеп туган вәзгыятьне тиз арада уңай якка хәл итү. Университет фәнне үстерергә, республиканы яхшы инженер кадрлары белән тәэмин итәргә тиеш», - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Ул ректор урынына Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов кандидатурасын тәкъдим итте. «Университет ректоры итеп федераль үзәктән сайланган белгечне куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә булды. Минемчә, уку йорты белән барлык профессорларны берләштерерлек, вузга яңадан-яңа үрләр яуларга булыша алырлык һәм аны илнең иң яхшы уку йортлары рәтенә кертергә сәләтле кеше идарә итәргә тиеш», - дип тәмамлады сүзен республика башлыгы.

КАИның экс-президенты Геннадий Дегтярев сүзләренә караганда, вузның яңа башлыгы инде иртәгәдән үк үз вазифаларын башкаруга керешәчәк. Ул Гыйльми совет һәм уку йорты коллективы белән очрашу уздырыр, алга таба эш планнарын барлар, дип көтелә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

Просмотров: 768 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры