Дүшәмбе, 13.05.2024, 23:59
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Апрель » 30 » Җиңүе белән котлыйбыз!!!
22:15
Җиңүе белән котлыйбыз!!!
    
26 апрель Казанның "Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында "Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләреннән тыш, төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган 10 мөгаллим һәм 7 лауреат билгеләп үтелде. Ә муниципаль турдан соң республика турына узган 50 укытучының 30ы шулай ук игътибарсыз калмады: алар иганәчеләрдән бер төркем бүләк кабул итеп алды. Хезмәттәшебез, тарих укытучысы Гарифуллин Рамил Харис улы "Белемне саклаучы" номинациясендә җиңүче булды.
Бәйрәм конкурска багышланган телевидение сюжетлары, республикада төрле һөнәр ияләренең яраткан укытучылары турындагы хатирәләре, шулай ук балар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның укытучы турындагы күзаллауларына кагылышлы фикерләре белән үрелеп барды.
Мөгаллимнәрне жюри рәисе урынбасары, КФУ ның Педагогика һәм психология институты педагогика кафедрасы профессоры Җәмил Нигъмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев тәбрикләде. Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпләр ничек кенә заманча җиһазланмасын, әгәр дә тәҗрибәле укытучылар һәм аларның укучылар белән үзара аңлашуы булмаса, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. "Бүген укытучылар илнең киләчәген билгели. Укытучы һөнәре һәрвакыт әйдәп баручы абруйлы һөнәрләрнең берсе булды. Сез яшь буынны ничек тәрбияләсәгез, җәмгыять тә шул юлдан атлаячак. Киләчәккә куелган бурычларны хәл итәрлек сәләтле буын тәрбияләүдә Хөкүмәт тә зур ярдәм күрсәтә. Татарстан икътисады үсеше дә кеше потенциалына, белем сыйфатына барып тоташа бит”, – дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.
Теләче урта мәктәбенең биология укытучысы Алмаз Тимербаев, Аксубай районы 3 нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Дәүләтшина, Балык Бистәсе районының 1 нче санлы гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Крюкова, Яр Чаллының 61 нче санлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы Елена Кузнецова, Лениногорскиның 5 нче санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Бострикова, Бөгелмә районының 6 нчы санлы мәктәбендә сынлы сәнгать укытучысы Наталья Часовская, Казанның 102 нче гимназиясенең математика укытучысы Светлана Белова конкурсның лауреатлары исеменә лаек булды. Барлык лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә 20 шәр мең сум премия һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.


Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан

«Татар – информ» МА материаллары буенча


Просмотров: 914 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры