Главная » 2017 » Март » 20 » Зур җиңү булды!
|
13 -17 мартта Казан шәһәрендә «Ел укытучысы - 2017» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды. Арча районы данын Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы яклады. Казан мәктәпләрендә уздырылган ачык дәресләр, мастер-класслар, методик семинар, педагогик киңәшмә һәм белем бирү проекты биремнәре укытучыларның һөнәри осталыгын күрсәтте. Ләйсән Фоатовна шушы югары дәрәҗәдәге бәйгедә «Йөрәгемне балаларга бирәм», Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы “Иң яхшы –эссе””номинациясендә җиңү яулады. Зур уңышлары белән котлыйбыз!
|
Просмотров: 901 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|