Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 09:39
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2017 » Март » 20

15 март көнне, А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмә 9 апрельга кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә. А.Н. Мәҗитов музее адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле. 

... Дәвамын укырга

Просмотров: 935 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.03.2017 | Комментарии (0)

   13 -17 мартта Казан шәһәрендә «Ел укытучысы - 2017» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды. Арча районы данын Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы яклады. Казан мәктәпләрендә уздырылган ачык дәресләр, мастер-класслар, методик семинар, педагогик киңәшмә һәм белем бирү проекты биремнәре укытучыларның һөнәри осталыгын  күрсәтте. Ләйсән Фоатовна  шушы  югары дәрәҗәдәге бәйгедә «Йөрәгемне балаларга бирәм», Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы “Иң яхшы –эссе””номинациясендә җиңү яулады. Зур уңышлары белән котлыйбыз!

 

Просмотров: 872 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.03.2017 | Комментарии (0)

Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры