Сишәмбе, 23.04.2024, 15:59
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы
Хөрмәтле укытучылар! Килешәсездер, 1 нче сыйныф өчен яңа дәреслек буенча (Хәйдәрова) бернинди дә кулланма материаллар, программа булмау зур кыенлыклар тудырды. 1 нче сыйныфта татар теле һәм укудан эш программасын аллага шөкер, төзеп чыктык. Мин аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Программа буенча фикерләрегезне көтеп калам. Хаталарны бергәләп төзәтик.Эш программалары бүлегеннән карагыз!
Просмотров: 2524 | Добавил: Pedagog | Дата: 03.10.2012 | Комментарии (2)



item_37

Бүген иртәнге 5тә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Хәлил Мәхмүтов якты дөньядан китеп барды. Хәлил абый озак вакыт авырган иде. Кызганыч, авыруын җиңә алмады. Туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу иртәгә 29 сентябрьдә 10да Тинчурин театры бинасында.

Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. 

Төп рольләре: Туктаров – Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик – И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин – Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган – Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович – К.Тинчу ... Дәвамын укырга

Просмотров: 978 | Добавил: Pedagog | Дата: 28.09.2012 | Комментарии (0)


Г.Камал театры

27 сентябрьдә Галиәсгар Камал театры үз бинасы каршындагы мәйданда "Театр. Тамашачы. Партнерлар" дип аталган зур бәйрәм оештырачак. Яңа иҗади сезонга аяк басу уңаеннан узачак бәйрәм чарасы программасында "Зәңгәр шәл", "Гөргөри кияүләре", "Яшь йөрәкләр", "Диләфрүз - Remake" һәм узган сезон премьералары – "Искән җилләр көенә", "Үлеп яратты" кебек театрның иң популяр спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.

Театрдан хәбәр итүләренә караганда, театр каршындагы мәйданга җыелган ... Дәвамын укырга

Просмотров: 891 | Добавил: Pedagog | Дата: 26.09.2012 | Комментарии (0)

Дүртенчеләрдә яңа фән


Ниһаять, сәгате сукты. Татарстан мәктәпләрендә яңа фән – Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре укытыла башлады.
– Ил күләмендә Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дигән яңа фәннең алты модуле тәкъ­дим ителде. Моңа 34 укыту сәгате каралган. Болар – Россия халыкларының дини мә­дәнияте, Дөньяви этика ни­гезләре, Православ мәдә­нияте нигезләре, Ислам мә­дәнияте нигезләре, Будда мә­дәнияте ни­гезләре, Иудаизм мәдәнияте ни­гезләре. Республикабыз мәктәпләренең 61 проценты – Дини мәдәният нигезләрен, 38 проценты Дөнь­я­­ви этика ни­гезләрен сайлап алды. Яңа фәнне меңләп мөгаллим укытачак. Болар – башлангыч класс, тарих һәм җәмгыять белеме ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1432 | Добавил: Pedagog | Дата: 25.09.2012 | Комментарии (0)


Альберт Гыйльметдинов

КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов

Бүген Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене уку йортының Гыйльми советына Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Авиация университетының бүгенге хәле мактанырлык түгел. ... Дәвамын укырга

Просмотров: 763 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.09.2012 | Комментарии (0)


      Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар! Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакырабыз
      Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1428 | Добавил: Pedagog | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

Мәктәбебездән 4 укытучы "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булдылар. Менә алар: тарих укытучысы Гарифуллин Рамил Харис улы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиулллина Фарида нариман кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиева Ләйсән Фоат кызы һәм Хөсәинова Рәмзия Җәүдәт кызы. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
Просмотров: 749 | Добавил: Pedagog | Дата: 11.09.2012 | Комментарии (0)

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшли. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Агымдагы елда әлеге бәйрәм "Авырлыкта да - бергә" девизы астында узачак. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).

Арча муниципаль районы буенча ышаныч телефоны: 3-02-05;

Район "Мәгариф идарәсе" ы ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1355 | Добавил: Pedagog | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елда соңгы 8 ел эчендә бары бер генә Тукай премиясе бирелә. Конкурс комиссиясе 23 апрель көнне җиңүчене билгеләде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел уздырылган конкурста катнашырга теләк белдергән 18 дәгъвачының 13е генә конкурска уза алган иде,  5 эш техник ялгышлар яки конкурс нормаларына туры килмичә төшеп калды.

Сайлап алынган дәгъвачыларны да искә төшереп узыйк:

1. Салитова Фәридә Шәриф кызы. "Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988 ел), "Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” ("Бриг” нәшрияты, Казан, 2011 ел) китаплары өчен;

... Дәвамын укырга

Просмотров: 1717 | Добавил: Pedagog | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

Мәктәбебез Г.Тукайның туган көнен бик үзенчәлекле итеп билгеләп үтте. 6 нчы сыйныф егетләре составында "Тукай оныклары" һәм 7 нче сыйныф егетләре "Тукай шәкертләре" командалары "Тамчы-шоу" уен-бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйге бик киеренке барды, чөнки ике командада да Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын яратучылар тупланган иде. Бәйге булгач, җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. 22 балл белән "Тукай оныклары" командасы җиңеп чыкты. Һәр ике команда да үзләренең тырыш,  акыллы, булдыклы, чыннан да Тукай оныклары икәнлекләрен расладылар. Аларга бик зур рәхмәт. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

          & ... Дәвамын укырга
Просмотров: 1196 | Добавил: Pedagog | Дата: 26.04.2012 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 12 13 14 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры