Җомга, 26.04.2024, 03:08
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2012 » Октябрь » 21 » Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада кем җиңүче булыр?
11:10
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада кем җиңүче булыр?

Татар теле һәм әдәбиятыннан 
халыкара олимпиада
Август уртасында Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада башланып киткән иде. Бүген башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары җыелды. Бик тиздән чараның җиңүчеләре дә билгеле булачак.

Олимпиаданың беренче этабы интернет челтәрендә оештырылган иде. Махсус теркәлү узган укучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы биремнәр чишеп, үзара көч сынашты. Анда 1500дән артык укучы катнашкан. Араларында Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркия, Финляндия, Украина, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар. Нәтиҗәдә, 9 чит илдән һәм Россиянең 14 төбәгеннән 100 кеше Казанга - олимпиаданың чираттагы этабына чакырылган.

Монда инде оештыручыларны мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты турындагы белемнәре генә канәгатьләндерми, катнашучылар үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап карарга тиешләр. Алардан татарча шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр башкарып, үзләрен чын татар егет-кызлары итеп таныту таләп ителә. Тагын бер кызыклы бәйге - укучылар жюри әгъзаларына татар телендә үз туган җирләре турында презентация дә тәкъдим итәчәк.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың ябылу тантанасы 21 октябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында уздырыла. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кебек рәсми кунаклар да катнашыр, дип көтелә. Җиңүчеләргә исә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

Просмотров: 997 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры