Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 23:17
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2015 » Октябрь » 22 » Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада
21:26
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада


Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә.
Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.
Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче һәм икенче турлар.
2015 нче елның 9 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу) туры катнашучыларын теркәү була.
2015 елның 7 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет – тест узу формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә КФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.
Интернет-тест узуга күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта КФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә.
Интернет-тест уздыру нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2015 елның 26 декабренә кадәр эленәчәк. 
Һәр категория буенча икенче турга үтү мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2016 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнә.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, беренче тур (сайлап алу) җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк.
Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы сайтында (http://mon.tatarstan.ru) 2016 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак.
• Икенче тур 2016 елның 20 апреленнән соң үткәрелә.
Икенче турда сайлап алу туры җиңүчеләре катнаша.
КФУның abiturient.kpfu.ru порталындагы җиңүчеләр исемлеге беренче тур (сайлап алу) җиңүчесен икенче турда катнашуы өчен нигез булып тора.
• Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Олимпиаданың икенче турында барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. 

Сезне олимпиадада катнашырга чакырабыз!

Оештыручылар белән элемтә:

Конкурсны оештыру комитеты: 8(843) 2949510, 2925993

Техник ярдәм бүлеге: : 8(843) 2387711;e-mail: rt.test@kpfu.ru

Просмотров: 1295 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры