ТР Мәгариф hәм
фән министрлыгы белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче
лицей-интернатта"Яшьләр - фәнни эзләнүдә” дигән республика күләмендә
фәнни-гамәли конференция уздырыла.
7 декабрьдә үтүче
әлеге конференциягә 8-11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
Конференция эшендә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар уздырылачак: 1)
Филология (инглиз теле, татар теле, рус теле hәм әдәбияты) буенча фәнни
эзләнүләр; 2) Биология, химия, экология буенча фәнни эзләнүләр; 3)
Математика, информатика, физика буенча фәнни эзләнүләр; 4) Икътисад
hәм хокук буенча фәнни эзләнүләр; 5) Тарих hәм дөнья мәдәнияте; 6)
Психология, сәламәтлек. Конференциядә катнашу өчен, 1 нче
октябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр гариза белән фәнни эшнең тезисларын,
фәнни эшнең электрон вариантын licey84_chelny@mail.ru
электрон адресы буенча Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатка
җибәрергә кирәк. Конференция ике этапта үтә: 21 нче октябрьдән
23 нче ноябрьгә кадәр килгән материаллар анализлана. Икенче этапка үткән
фәнни эшләр авторларына конференциядә катнашу өчен чакыру җибәрелә.
Конференциянең икенче этабында катнашкан hәркемгә Катнашучы
шахитнамәсе, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырыла.
Материалларны түбәндәге
таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, сул
яктан - 3, уң яктан - 1,5, өстән hәм астан 2 шәр см урын калдырыла,
текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп
башлана, юллар арасы - 1,5;
Фәнни эшләрнең күләме 15-20 бит
булырга тиеш.
|