Главная » 2014 » Сентябрь » 6 » Мәктәпләрдә каникул көннәре билгеле булды
20:13 Мәктәпләрдә каникул көннәре билгеле булды |
Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен яңа уку елында үтәчәк каникул вакытларын тәкъдим итте. Министрлык мәктәпләргә түбәндә күрсәтелгән вакытта балаларны каникулга җибәрергә тәкъдим итә:
- көзге каникуллар — 3.11.2014-9.11.2014 (7 көн),
- кышкы каникуллар — 29.12.2013-11.01.2014 (14 көн),
- беренче класс укучылары өчен өстәмә каникул — 16.02.2015-22.02.2015 (7 көн),
- язгы каникуллар — 23.03.2015-31.03.2015 (9 көн).
Җәйге каникуллар башлану вакыты исә мәктәпнең еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесеннән бәйле булачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте әйтүенә караганда, каникулларның төгәл кайчан үткәрелүен мәктәп администрациясе үзе билгели.
|
Просмотров: 1681 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|