Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 16:54
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2017 » Февраль » 26 » Мәктәбебездә семинар булды
18:54
Мәктәбебездә семинар булды

Арча районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. Мәктәббездә «Рус мохитендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында туган телне — дәүләт телен өйрәнү перспективалары» дигән темага  семинар булды. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча ачык дәресләр, “Үз илемдә-үз телемдә” исемлекласстан тыш чара, осталык дәресләре күрсәтелде.

5 нче сыйныфның рус төркемендә Р.Җ.Хөсәенова балаларны фигыль дөньясына алып керде. 6 нчы сыйныфның рус төркемендә Г.И. Һидиятуллина туган көн бәйрәме “уздырды”. Семинарда катнашучылар рус балаларының татар телендә аралаша алуларына сокланып утырдылар. Л.Ф.Вәлиева дәресендә 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар аваз ияртемнәрен үзләштерделәр. Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар телен өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә эш, рольле уен, кластер төзү, ситуатив күнегүләр һ.б. “Үз илемдә-үз телемдә” дигән темага класстан тыш чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Мәктәптә белем алучы 6 төрле милләт баласы үз телендә чыгыш ясады. Әдәби – музыкаль композиция кунакларга бик ошады, күңелләргә кереп калырлык булды. Укучыларның сәнгатьле сөйләмнәре, рольләрне артистларча осталык белән башкарулары тамашачыларны көлдертте дә, елатты да.

Г.Р.Хәйруллина “Татар теле дәресләрендә — тәрҗемә”, Г.И.Һидиятуллина “Рус төркемендә коммуникатив уеннар” темаларына осталык дәресләре уздырдылар. Л.Ф.Вәлиева БРТ дагы яңалыклар белән таныштырды.Мәгариф бүлеге методисты Э.Г.Мостафина семинарга “Бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды,”-дип, югары бәя бирде.

Просмотров: 562 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры