XXI гасыр мәктәбе… Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, бүгенге көн укытучысы нинди булырга тиеш? Әлбәттә, укытуның сыйфатын күтәрү өчен, укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмас өчен, яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Иске Чүриле урта мәктәбендә узган рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинарына нәкъ менә шундый мөгаллимәләр җыелган иде. “Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә төп компетенцияләр формалаштыру” темасы астында узган эшлекле киңәшмә барышында район укытучылары ачык дәресләр карадылар, методик берләшмә утырышында катнаштылар. Сафиуллина Ф.Н., укучыларны Бердәм Дәүләт имтиханына әзерләү максатында, текст өстендә эшләү үзенчәлекләрен тәкъдим итте. 5 нче сыйныфта Ю.Яковлевның “Игра в красавицу» әсәре буенча класстан тыш уку дәресен тәрбия дәресе дип атап булыр иде. Укытучылары Ахметова Р.Т. белән укучылар күңел матурлыгы турында сөйләштеләр, һәрвакыт яхшы күңелле, ярдәмчел, игелекле булырга кирәклеген төшенделәр. 7 нче сыйныфта Гарифуллина И.Р. иң авыр темаларны да аңлаешлы, кызыклы итеп өйрәнеп булуын исбатлады.
Методик берләшмәсе утырышы барышында мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучылары бик теләп үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, район укытучылары белән осталык сәгатьләрендә яңа ысул-алымнар тәкъдим иттеләр.
Сыйныфтан тыш чаралар – мәктәп эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше. Сәнгатьле уку, сәхнәләштерү, җыр – биюләр аша укучыларның уку эшчәнлеген камилләштереп булуын “Китап – киңәшчең синең…” дип исемләнгән кичә барышында күрдек. Хәзерге компьютер заманында укучыларны китап укуга кызыксындыру — барыбызның да уртак бурычы.
Әйткәнебезчә, һәр укытучы үз белемен күтәрү өстендә өзлексез эшләргә, белем бирү барышында укучыларның актив эшчәнлеген тәэмин итәрдәй алымнар кулланырга бурычлы. Семинарның икенче өлешендә түгәрәк өстәл янында район укытучылары әлеге бурычны хәл итү юлларын билгеләделәр, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Филология фәннәре кандидаты Солтанова Г.М. һәм ветеран укытучыбыз, остазыбыз Әхмадуллина Ф.И. – киңәшмәбезнең мөхтәрәм кунаклары булдылар, үзләренең төпле киңәшләрен җиткерделәр. Район мәгариф идарәсе методисты Лилия Махмудовна., килгән кунаклар мәктәбебез укытучыларының һөнәри осталыгына, ачык дәресләргә, сыйныфтан тыш чарага югары бәя бирделәр. Киңәшле эш — таркалмас, ди татар халык мәкале. Киңәшеп, яңалыкларны уртаклашып, ярдәмләшеп эшләгәндә генә без төп максатыбызга — сыйфатлы белем бирүгә, һәрьяклап камил, белемле, заманыбызга яраклы шәхес тәрбияләүгә ирешербез.
|