“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Арча Укучылар сарае белән берлектә 4, 9 һәм 11нче чыгарылыш сыйныф укучылары арасында “Гаҗәеп матур мәктәп еллары” исеме астында шигырь һәм проза язмаларына, фотосурәтләргә бәйге игълан итә. Таләпләргә килгәндә, язмалар А4 форматында 14ле шрифт белән басылган ике биттән артмаска, фотосүрәтләр “Соңгы кыңгырау”га багышланган кичәнең һәм чыгарылыш кичәсенең иң матур мизгелләрен чагылдырырга тиеш.
Язмалар 10 апрельдән 20 майга, фотосүрәтләр 21 майдан 30 июньгә кадәр кабул ителә.
Хезмәтләрегезне “Гаҗәеп матур мәктәп еллары” тамгасы белән arvestnik@yandex.ru адресына һәм “Вконтакте” сайтындагы “Арча хәбәрләре” битенә җибәрүегез сорала. Язмаларыгызның исеме белән бергә үзегезнең исем–фамилиягезне, әтиегезнең исемен, укыган мәктәбегез, ничәнче сыйныфта укуыгызны күрсәтү мәҗбүри.
Җиңүчеләрнең язмалары һәм фотосурәтләре газета битләрендә һәм arskmedia.com сайтында урын алачак. Шулай ук аларны «Арча хәбәрләре» газетасы һәм мәгариф идарәсенең бүләкләре көтә.