Чәршәмбе, 24.04.2024, 23:53
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2016 » Октябрь » 11 » «Ералаш» киножурналы сценаристы, автор-башкаручы Борис Вайнер катнашты
20:30
«Ералаш» киножурналы сценаристы, автор-башкаручы Борис Вайнер катнашты

Описание: C:\Users\Leysan\Desktop\IMG_4042-268x200.jpg10 нчы октябрь көнне Казанбаш төп мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты буенча федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру кысаларында укучыларның эшчәнлеген оештыру” дип аталган район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар — киңәшмәсе узды. Бу семинарда бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләр каралды.Семинар киңәшмәдә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, язучылардан “Ак карга” (“Белая ворона”) әдәби берләшмәсенең оештыручысы һәм җитәкчесе, М.Горький, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Ахунова, Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликова, М. Горький исемендәге әдәби премия, “Золотое перо Руси” халыкара әдәби премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы, прозаик, тәрҗемәче, “Ералаш” киножурналы сценаристы, автор-башкаручы Борис Вайнер катнашты.Семинар кунаклары Р.Ф.Рамазанова, Л.М.Габдрахманова, Ф.Ш.Исхакованың ачык дәресләрен карадылар.Арча Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Э.Г.Мостафина җитәкчелегендә ачык дәресләргә анализ ясалды, татар теле һәм әдәбиятын укытуда федераль дәүләт стандартларын куллану турында фикер алышу булды. Семинар “Җырга тиң гомер” дип аталган Гариф Ахуновны искә алу һәм аның яңа басылып чыккан “Акча күктән яумый” китабын тәкъдир итү кичәсе белән дәвам итте. Укучылар Гариф Ахуновның шигырьләрен, яраткан җырларын башкардылар, аның иҗатын барладылар. Кичәдә катнашучы кунаклар Г.Ахунов турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Мәктәп музеенда якташ язучыбызга багышланган экспозиция белән таныштылар. Очрашу бик эшлекле шартларда үтте һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

Просмотров: 495 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры