Главная » 2013 » Май » 1 » Бергәләп "Татар иле"н үзләштерик!
20:00 Бергәләп "Татар иле"н үзләштерик! |
Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар
мәгълүмати-ресурслы "Татар иле” татар социаль челтәренең
мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай
эчендә "Татар иле” проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә
11 зур бүлек) дөнья күреп килде:
- веб-каталог;
- татар энциклопедиясе;
- онлайн-китапханә;
- истәлекле даталар;
- Бөтендөнья татар конгрессы
сәхифәсе;
- татар дөньясы яңалыклары;
- сораштырулар;
- аудиолар;
- видеолар;
- фотолар.
Әлеге проектлар үзенә күрә аерым гына да эшли алырлык проектлар
булсалар да, аларның барысы да бер система – социаль челтәр платформа
нигезендә берләштерелә. Әлегә барлык проектлар өчен төп бит булып "Татар
иле”нең баш бите хезмәт итә - http://tatarile.org адресы буенча кереп
һәр проектка күчеп була.
Проектның нигезен тәшкил иткән "Аралашу”
бүлеге (http://tatarile.org/aralashu)
исә февраль ахырында ачылып китте. Әлеге вакытта проект тест режимында
эшли, моңа карамастан Аралашу бүлегенә социаль челтәрләрдә булган барлык
төп сыйфатлар да хас диярлек.
Чыганак: Белем.ру
|
Просмотров: 744 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|