Главная » 2016 » Октябрь » 9 » "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары һәм тантана көне билгеле!
22:49 "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары һәм тантана көне билгеле! |
Хөрмәтле татар сайтлары авторлары, татар интернеты белән кызыксынучылар!
Халыкара "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары ачыкланды. Бәйгедә барлыгы 64 интернет-проект катнашты. Шулар арасыннан финалга 45 интернет-проект узды. Финалистлар исемлеге белән биредә таныша аласыз-"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлар исемлеге.
VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелү датасын хәбәр итте. Тантана 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана. Тантанага бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган еллардагы җиңүчеләрне, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчылар чакырулы!
|
Просмотров: 579 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|