Сишәмбе, 07.05.2024, 03:27
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Февраль » 22 » "Авылым минем" бәйгесе
11:12
"Авылым минем" бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.

Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтәребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бәйгенең шартлары:

Бәйгедә кайда яшәвенә, һөнәренә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар "Халкым минем" газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр җибәрә алалар. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Язмалар урыс телендә дә булырга мөмкин. Яхшы дип табылганнары, газетада бастырылачак.

Материалларның күләме компьютерда җыелган 4 биттән артмаска тиеш (шрифт зурлыгы 12-14 пункт). Конкурсантлардан язма белән бергә, үзләре турында тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, туган елы, белеме, һөнәре, 4кә 6 см зурлыгындагы бер фото, паспорт ксерокүчермәсе, ИНН һәм страховой таныклыгы номерлары) теркәү сорала. Фотосурәтләр җибәрү мәҗбүри.

Язмаларны "Халкым минем” газетасының gazetavkt@mail.ru электрон адресына яки "420060, г.Казань, пл.Свободы д.1, Исполком ВКТ" адресына юллагыз.

Конверт тышына "Авылым минем” дип билге кую шарт.

Просмотров: 1359 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры