Сишәмбе, 07.05.2024, 01:23
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Март » 26 » Арчаның 2нче урта мәктәбендә “Кеше һәм табигать” фәнни–гамәли конференциясе узды
23:33
Арчаның 2нче урта мәктәбендә “Кеше һәм табигать” фәнни–гамәли конференциясе узды

Арчаның 2нче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, мәгариф идарәсе, "Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә–тирә мохитне саклау елына багышланган "Кеше һәм табигать” дип аталган фәнни–гамәли конференция узды, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре” газетасы.
Конференцияне мәктәп директоры Гөлнара Гарипова ачты. Аннан сүз "Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсовет әгъзасы Эльмира Ошинага, "Ашыт” дәүләт табигый – комплекс тыюлыгының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Рәшит Әхмәтҗановка, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтовка, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфирә Гыйсмәтуллинага бирелде. Һәр чыгыш ясаучы республикада экологик проблемаларга игътибарны арттыру, табигатьне саклау буенча чараларның кирәклеген билгеләп үтте. Конференциянең Халык-ара Җир көнендә үтүе табигатьне сакларга кирәклеген искәртү булып тора.
Конференция эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды: "Экология”, "География”, "Татар әдәбияты”, "Рус әдәбияты”, "Биология”, "Химия”, "Җәмгыять белеме”, "Рәсем сәнгате һәм хезмәт”. Анда Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче һәм Арча районнарыннан икенче этапка узган 86 укучы катнашты. Эшләрне дәрәҗәле жюри тикшерде. Жюри составында фән кандидатлары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм учреждение җитәкчеләре бар иде.

По материалам ИА «Татар – информ»

Просмотров: 917 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры