Сишәмбе, 30.04.2024, 16:31
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Август » 14 » Арчада "Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” темасы астында милли мәгариф кураторларының август киңәшмәсе
21:24
Арчада "Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” темасы астында милли мәгариф кураторларының август киңәшмәсе

14–08–2–2–4Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең икенче секция программасы 5нче гимназиядә башланып китте, "Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” дигән темага багышланды. Анда милли мәгариф кураторлары — муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары, милли мәгариф буенча белгечләр, мәгълүмати–методик үзәк методистлары катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова сәламләде.

14–08–2–2–2— Арча ягы — мәгърифәтле як. Без үз тарихыбыз белән горурланабыз, гореф–гадәтләребезне саклыйбыз. Балаларны әдәбиятка тартабыз, татар теленә багышлап төрле бәйгеләр оештырабыз. Үзебездә Гариф Ахунов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр булдырдык. Районыбыздан чыккан язучылар белән очрашып торабыз. Тукай җирендә очрашу сезгә илһам бирсен, канатланып эшләргә ярдәм итсен, — диде ул.Аннан татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллану буенча мастер–класслар үткәрелде. Милли мәктәпләргә педагогик кадрлар әзерләүнең актуаль проблемалары һәм перспективалар белән Арча педагогика көллиятенең татар филологиясе кафедрасы җитәкчесе Рузия Гарапшина һәм укытучы Әлфия Төхфәтуллина таныштырды.

— Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәрбиячеләр өчен курслар оештырылган иде. Узган ел анда арчалылар укыса, быел Алексеевск, Биектау, Мамадыш районнарыннан да килделәр, —  диде Әлфия Төхфәтуллина. — Биредә без рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтәбез. 25–30 еллык хезмәт стажлары булган Светлана Петрова, Ольга Шәрипова, Ольга Темячева, Светлана Гафарова, балалар белән килеп, эш нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Ашытбаш мәктәбенең югары квалификацион категория-ле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева татар сыйныфларында татар әдәбиятын А.Яхин технологиясе буенча иҗади үсеш технологияләрен кулланып укыту, 5нче гимназиядән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйлаҗева рус мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр  куллану, икенче мәктәптән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фатыйхова рус балаларына татар телен өйрәтүдә "Ана теле” он–лайн мәктәбе технологияләрен файдалану, беренче мәктәптән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сафиуллина татар телен укытуда Сингапур мәгариф системасы технологиясен куллану буенча мастер–класслар үткәрделәр.Аннан киңәшмәдә катнашучылар "Казан арты” тарих–этнография музее белән таныштылар, үзәк мәйданда Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар” әсәре буенча театральләштерелгән тамаша карадылар, районда булдырылган Гариф Ахунов, Габдулла Тукай премияләрен алган укучылар иҗаты белән таныштылар, язучылар аллеясына чәчәкләр салдылар. Кунакларга музыка, сәнгать, әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен зур бүләккә лаек булган җырчы егетебез Булат Бәхтияров, Эльза Камалова җитәкчелегендәге "Ар–и–Эль” бию төркеме чыгышлары, яшь шагыйрәбез Гөлшат Мәҗитова шигырьләре бик ошады, икенче сыйныф укучысы Диләрә Булатованың сәнгатьле итеп шигырь укуы сокландырды.Киңәшмәнең пленар өлеше Арча сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Биредә дә алар иң беренче Лесхоз мәктәбенең урман музее, Яңа Кишет мәктәбенең Гани Сафиуллин, 7нче мәктәп, Өчиле мәктәбенең туган  якны өйрәнү музейлары, Наласа мәктәбенең Наласа авылы музее, Түбән Мәтәскә мәктәбенең туган як этнография музее, шулай ук "Казан арты” тарих–этнография, Габдулла Тукай музей–комплексы, әдәбият һәм сәнгать, "Әлифба” музейлары эшләре белән таныштылар, мәктәпләр оештырган күргәзмәләрне карадылар.Киңәшмәне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов ачты.

— Милли мәгариф — иң төп проблемаларның берсе. Бездә ике дәүләт теле. Балалар мәктәпне тәмамлаганда рус, татар, инглиз телен әйбәт белсәләр, бик яхшы булачак. Ә аларны өйрәтү — безнең бурыч. Моны без тормышка ашырырга тиеш. Нинди көчле шәхесләр биргән Арча төбәгенә юкка гына җыелмадык. Рус балаларын татар теленә өйрәтү буенча проблемаларны да хәл итәргә, уңай тәҗрибәләрне кулланып, бу юнәлештә дә эшне башларга кирәк, — диде ул.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, "Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” дигән темага чыгыш ясап, коммуникатив технологияләр кулланып эшләгәндә, рус мәктәпләрендә татар телен укытуда югары нәтиҗәләргә ирешеп булуы турында сөйләде.Арча мәгариф идарәсенең мәгълүмати–методик үзәк җитәкчесе Зөлфия Кәлимуллина, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Тарасова һәм башкалар чыгышлары да татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын күтәрү, милли мәгарифне үстерү мәсьәләләрен үз эченә алды.

— Арча — бик күп мәгърифәтчеләр, артистлар, язучылар биргән төбәк. Бүгенге киңәшмәнең Арча җирлегендә үткәрелүенең нигезе бар. Бездә алган тәҗрибәләрегез үзегездә файдаланырлык булсын, Арчада булган вакытыгыз матур мизгел булып  күңелегездә саклансын, — диде Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

— Россия төбәкләрендә 4300 татар авылы бар. Күбесендә татар теле укыталар. Сезгә аларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк, — диде аңа кушылып Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Соңыннан алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Яңа Кырлай мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова "Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды.Утырыштан соң кунаклар Укучылар сарае эшчәнлеге белән таныштылар, "Тукай якташы” берләшмәсе (җитәкчесе — Зөлфирә Зарипова) оештырган чараны карадылар, 4нче балалар бакчасында булдылар.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Чыганак "Арча хәбәрләре" газетасы

Просмотров: 2702 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры