Главная » 2016 » Ноябрь » 2 » Арча мөгаллимнәре татар сайтлары ясый
23:14 Арча мөгаллимнәре татар сайтлары ясый |
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе инде җиденче ел рәттән Интернет челтәрендә татар интернет-проектларын танытуда катнашып, аларны ясаган авторларны бүләкләп килә. Быел әлеге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 2 нче ноябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үтте. Быел әлеге дөньякүләм бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 81 гариза килгән, алар арасыннан 64 проект конкурста катнашу мөмкинлегенә ия булган. Алар арасында районыбыз укытучылары да булуы - зур куаныч. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы "Укучыларга һәм укытучыларга ярдәмгә" сайты белән һәм Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равил кызы "Хәтер" сайты белән катнашып, дипломант булдылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз. Бәйгене оештыручыларга, бигрәк тә Раил Мәүлет улына зур рәхмәт! Әлеге башлангыч дәвамлы булсын, интернет челтәре татар сайтлары белән баесын. Телебезнең киләчәге - безнең кулда!
|
Просмотров: 643 |
Добавил: Pedagog
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|