Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 17:39
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2017 » Февраль » 26 » 9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары
20:08
9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә: төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ). Тугызынчы сыйныф укучылары тулы урта гомуми белем турында аттестатны алу өчен ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш – рус теле һәм математика. Калган ике имтиханны алар үзләре сайлап алырга хокуклы.Тулы урта гомуми белем турында аттестатны алыр өчен укучы дүрт предметтан да имтиханнарны уңышлы тапшырырга тиеш. Әгәр укучы дәүләт йомгаклау имтиханнарында бер яки ике предметны начар тапшырса, ул аны өстәмә көннәрдә килеп, яңадан биреп карый ала.Әгәр дә 9 сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарыннан ике һәм аннан артык уку предметыннан имтиханны тапшыра алмаса, яисә яңадан биреп тә, шул фәннәрнең берсеннән начар билге алса, ул дәүләт йомгаклау имтиханнарын сентябрь аенда яңадан биреп карый ала.9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) 2017 елда 3 этапта үтәчәк. Вакытыннан алда – 20 апрельдән 6 майга кадәр, төп дулкын – 26 майдан 24 июньгә кадәр һәм өстәмә дулкын (сентябрь аенда) – 5-22 сентябрьдә.

Чыганак:

http://mon.tatarstan.ru/tat

 

Просмотров: 686 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры