Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул
көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен
өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы
оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә
ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән
эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт
имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка
киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru