Шимбә, 27.04.2024, 04:19
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2012 » Октябрь » 12 » 12 октябрь көнне III “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
22:07
12 октябрь көнне III “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

Менә инде өченче ел "Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе оештырыла. Бәйге татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла. Аны җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру” җәмгыяте, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән оештыра.
Елдан-ел бәйгегә кабул ителгән интернет-проектларның саны да, сыйфаты да уңай якка үзгәрә бара, дигән фикердә тора "Белем.ру” үзәге җитәкчесе, бәйгенең инициаторы Раил Гатауллин. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп 54 гариза килгән булган. Шулар арасыннан 49 интернет-проект бәйгедә катнашуга кабул ителгән. Финалга исә аларны 25 генә сайланып алынган.
Конкурс җиде номинациядә - "Укытучы-җәүһәр”, "Белемле гаилә – нур чәчәеп торган җәүһәр”, "Тематик ресурс – иҗади җәүһәр”, "Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы”, "Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы”, "Укучы-җәүһәр” һәм "Югарыф уку йорты – җәүһәр чыганагы” уздырылды. Әйтергә кирәк, иң күп интернет-проектлар "Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” һәм "Укытучы- җәүһәр” номинацияләрендә катнашкан.
Жюри җиңүгә лаек дип алты интернет-ресурсны сайлаган. Алар арасында "Ялкын” журналы, Кушлавыч мәктәбе сайтлары, "Балачак.ру” порталы бар. Ә минем "Укытучыларга ярдәмгә" сайты бәйгенең лауреаты булды. Бу - минем өчен зур җиңү. Аллабирса, алдагы елларда тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Просмотров: 756 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры