Гафу итә белү үзлегенә көчле кешеләр генә сәләтле. Көчсезләр
беркайчан да гафу итмиләр. Махатма Ганди
• Башкаларга төбәлгән явызлыктан усал кешеләр үзләре интегәләр. Фирдәүси
• Үзенең җитешмәгән яклары күп булган кеше башкаларныкын күбрәк
күрә.
• Кешеләрне яраткан кеше озын гомерле була.
• Язу (каллиграфия) – кеше аңының архитектурасы. Рамил
Гарифуллин
• Гений – ул бер процент талант, туксан тугыз процент хезмәт. Томас
Эдисон
• Бер суга ике тапкыр кереп булмый. Сократ
• Һәр нәрсә үзгәреш хәлендә. Аристотель
• Дингә каршы көрәш ул – милләткә каршы көрәш. Җамал Вәлиди
• Кеше рухи яктан көчле булса, бар киртәләрне дә үтеп чыга ала. Рухы
көчле булган милләтне бернинди усал сәясәт тә җиңә алмый.
• Куркуыгызны җиңүгә үк сез рухи яктан ирекле булырсыз. Брюс Ли
• Аллаһы Тәгалә кемне дә булса җәзаларга теләсә, шуны педагог итә. Сенека
• Гади һәм аңлаешлы итеп язу ихлас һәм игелекле булу кебек үк үтә дә
авыр. Сомерсет Моэм, инглиз язучысы
• Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чагың. Шәүкәт
Галиев
• Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар... Рәфикъ Юныс
• Мәктәптә еш кына ташны шомартып, алмазны харап итеп куюлар да
була. Роберт Ингерсолл, Америка язучысы.
• Шик юктыр ки, Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора. (Бәкара
сүрәсе, 110 нчы аять)
• Мәхәббәткә нигезләнмәгән никах булган җирдә никахсыз мәхәббәт
барлыкка килә. Томас Фуллер, инглиз тарихчысы.
• Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь – үзе шигырь ул. Хәсән
Туфан
• Яхшы башланган эш – яртылаш эшләнгән эш. (Мәкаль)
• Яхшы ат үзенә камчы тидермәс. (Мәкаль)
• Үз кадерен белмәгән кешенең башкалар каршында да кадере булмый. (Мәкаль)
• Акча акчаны тудыра. (Мәкаль)
• Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисә. (Мәкаль)
Дөнья көтәбез, ләкин
көтүчеләре без түгел.