Тиленең акылы телендә.
* Акылы кысканың теле озын.
* Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп!
Икенче кат — тел биреп!
* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
* Ана мәм биргән,
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән!
* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
* Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.
* Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.
* Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.
* Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.
* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
* Әдәп башы — тел.
* Әйткәннән тел калмас.
* Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.
* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.
* Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)
* Күңеле турының теле туры.
(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)
* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
* Сакауның телен әнисе белер.
* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
* Сакау сакауны үчекли.
* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
* Сөяксез тел ни димәс.
* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
* Татлы тел тәхет били.
* Татлы тел тимер капканы ачар.
* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
* Теленә салынган,
Эшендә абынган.
* Телең белән күңелеңне бер тот.
* Телең белән узма,
Белем белән уз.
* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
* Телне каләм саклый.
* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
Тел ачкычы: сүз һәм туган тел турында шигырьләр
Шигырьләрне укыргаСүз, аваз-хәреф турында табышмаклар
- Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
- Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
- Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
- Әбидә бер, бабайда ике.
- Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
- Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
- Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
- Казанның уртасында ни бар?
- Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
- Тыкрык башында ни бар?
- Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
- Кое төбендә нәрсә бар?
- Җирнең уртасында ни бар?
- Кәҗәнең башында нәрсә бар?
- Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
- Барда юк, юкта бар.
- Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
- Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
- Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
- Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
- Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
- Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме.
- Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди.
- Нинди шәһәр суда йөзә?
- Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
- Чарлак кайчан кош була?
- Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.
- Нинди сүздә алты «н» бар?
- Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме.
- Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
- Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
- «Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль.
- Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
- Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
- Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
- Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
- Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
- «Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый.
- Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
- Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
- «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
- Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
- Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш.
- Урман белән тау арасында нәрсә бар?
- Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
- «3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты.
- Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
- Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
- Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше.
- Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме.
- Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше.
- Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
- Тугай кайчан сайрый?
- Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
- Башы - «т», койрыгы - «н», дошманы - «м». Ул нәрсә?
- Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.
- Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була.
- Түтәлдә нинди ике нота үсә?
- Ике көн рәттән яңгыр явамы?
Чыганак