Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 13:07
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2013 » Ноябрь » 8 » “ӘЛЛҮКИ” КУНАККА ЧАКЫРА
23:08
“ӘЛЛҮКИ” КУНАККА ЧАКЫРА


Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 елның 5 нче декабрендә "Шигъри Сабантуй” ярышы үткәрә. "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша.

"Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ruэлектрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 17 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри:

1. ФИӘи (ФИО ТУЛЫ!!!) һәм псевдоним (яисә кушамат);

2. Туган ел, ай, көн;

3. Кайсы вузда/мәктәптә, ничәнче курста яисә сыйныфта белем аласыз;

4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына);

5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз;

6. Конкурска җибәрелгән шигырьләрнең исеме;

7. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат;

8. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри) һәм e-mail.

Белешмәнең дөрес тутырылуы һәм тулы булуы шигырьләрнең жюрига үз вакытында барып җитүенә гарантия булып тора.

Материаллар түбәндәге тәртип буенча формалаштырылырга тиеш:

Күләме: электрон вариантта компьютерда җыелган 3 шигырь (5 биткә кадәр); рәсемнәр, фотографияләр һәм таблицалар кабул ителми;

Формат: Microsoft Word (MS Word 2007 һәм яңарак версияләр);

Шрифт: Times New Roman, 14 кегль, юл арасы (интервал) – бер ярым, абзац чигенеше – 1,25 см, кырлары: өске һәм аскы кырлар – 2 см, сул як – 3 см, уң як – 1,5 см.

Автор үзенең чын исемен (ФИОны) бары гаризада (заявкада) гына күрсәтә, ә текст эчендә һәр (!) шигырьдән соң псевдоним (уйлап чыгарылган исем я кушамат) куелырга тиеш. Жюри әгъзаларына шигырьләр псевдоним белән тапшырыла. Шигырьнең исеме шигырьдән алда юл уртасында калын хәрефләр белән күрсәтелә, шигырьдән соң авторның псевдонимы һәм шигырьнең язылган елы урын ала. Узган елларда конкурска бирелгән шигырьләр быелгы ярышка яңадан кабул ителми.

Әлеге конкурста катнашкан мәктәп укучыларына һәм аларның остазларына катнашу сертификаты, җиңүчеләргә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырыла. Бәйгенең төгәл программасы ВКонтакте челтәрендәге http://vk.com/ltoelluky битенә һәм allyki.ru сайтына эленәчәк, Нигезләмәсен беркетелгән файлда күрә аласыз.

Барыгызны да "Шигъри Сабантуй” бәйгесендә катнашырга чакырабыз һәм КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә көтеп калабыз!

Белешмә өчен телефон: 89600447326 Әллүки

Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.

Чыганак: "Әллүки” иҗат түгәрәге

Просмотров: 984 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры