Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 23:02
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » Яңалыклар архивы

   Бөтен татар дөньясы өчен кайгылы көн бүген. Йөрәк елый, җан сыкрый, күңел өзгәләнә. Нигә? Ни өчен? Ләкин язмыштан узмыш юк шул. Хәния апа белән якннан аралашмасам да, ул минем иң яраткан җырчым иде. Аның һәр җыры күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, яшәргә көч бирә, өмет уята иде шул. Иде дип сөйләргә бигрәк авыр. Роберт абый Миңнуллин әйткәнчә, "Син моңлы җырга әйләндең, җырның да үлемсезе. Килешми сиңа, Хәния, килешми "үлем" сүзе. Урының оҗмахта булсын, Хәния апа, тар гүрләрең киң, якты булсын. Гаиләңә, балаларыңа сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә. Ә без синең өчен догада булырбыз. 

Просмотров: 1249 | Добавил: Pedagog | Дата: 29.07.2017 | Комментарии (0)

Авыл укытучысы» конк­урсына килгән язмалар­ редакция хезмәткәрләре тарафыннан өй­рәнелде, тиешле таләп­ләргә туры китереп редакцияләнде. Плагиа­т «планкасы»н (65%) у­зган иҗади эшләр журнал сайтына урнаштыры­ла. Журнал укучылар ­алар белән даими танышып барганлыктан,­ тирән анализ ясап то­руны кирәксенмәдек. Ш­улай да берничә җөмлә белән генә йомг­ак ясап үтик. Укытучы­ларның иҗади эшләре, ­нигездә, тәрбия, әхла­к
темасына багышланган.­ Үз эшен бик яратып б­ашкарган, югары нәтиҗ­әләргә ирешкән, дәрес эшкәртмәләре эл­егрәк тә җурналыбыз б­итләрендә урын ала ки­лгән укытучыларның эшләрен күрү куан­дыра. Алардан ихласлы­к бөркелеп тора. Араларында сертификат алу өчен генә эшләнгә­ннәре дә очраштыргала­ды.

... Дәвамын укырга

Просмотров: 1300 | Добавил: Pedagog | Дата: 29.07.2017 | Комментарии (0)

 

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый йөрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза күңелгә.

Озатабыз егет -кызларны без 
Олы юлга - тормыш юлына.
Күңелләрне дәртләндереп торган
Хыялларны чынлык итәргә.

   Иске Чүриле урта мәктәбендә  дә иртә таңнан бәйрәм рухы хакимлек итә. Бүгенге чыгарылыш сыйныфы укучыларының бәйрәме хөрмәтенә табигать тә ү ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1001 | Добавил: Pedagog | Дата: 27.05.2017 | Комментарии (0)

   Бүген, 14 нче апрельдә Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә VI республикакүләм Тукай укулары үтте. Укуларда республикабыз районнарыннан 142 укучы һәм укытучы катнашты. Шушы дәрәҗәле бәйгедә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Вилданов Адель "Шүрәледән башланган иҗат" эзләнү эше белән 2 нче урын яулады. "Бакый Урманче һәм Тукай иҗаты" юнәлешендә эшләнгән әлеге хезмәт  аша олуг шәхесләребез иҗаты белән кызыксыну гына түгел, туган телебезгә ихтирам, хөрмәт хисләре дә тәрбияләү күздә тотыла. Укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм  иҗади уңышлар телибез.

Просмотров: 939 | Добавил: Pedagog | Дата: 14.04.2017 | Комментарии (0)

   28 мартта Казанның 27 нче татар гимназиясендә  Мәгарифне үстерү институты тарафыннан уздырылган татар теле һәм      әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курсларында мастер-класс күрсәтеп кайтырга туры килде. Әлеге очрашу бик  эшлекле, дустанә, җылы булды, аралашу шулкадәр рәхәт булды. Танылган ирланд драматургы Бернард Шоу әйткәнчә,    идея алмашып, һәрбарчабыз күпсанлы идеяләр белән кайтып китте. Әйе, идеяләребез күп булсын, аларны туган телебездә  тормышка ашырып, татар җанлы, милли рухлы шәхесләр тәрбияләп, телебезне саклап яшәргә насыйп булсын!

Просмотров: 947 | Добавил: Pedagog | Дата: 29.03.2017 | Комментарии (0)

15 март көнне, А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмә 9 апрельга кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә. А.Н. Мәҗитов музее адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле. 

... Дәвамын укырга

Просмотров: 925 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.03.2017 | Комментарии (0)

   13 -17 мартта Казан шәһәрендә «Ел укытучысы - 2017» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды. Арча районы данын Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы яклады. Казан мәктәпләрендә уздырылган ачык дәресләр, мастер-класслар, методик семинар, педагогик киңәшмә һәм белем бирү проекты биремнәре укытучыларның һөнәри осталыгын  күрсәтте. Ләйсән Фоатовна  шушы  югары дәрәҗәдәге бәйгедә «Йөрәгемне балаларга бирәм», Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы “Иң яхшы –эссе””номинациясендә җиңү яулады. Зур уңышлары белән котлыйбыз!

 

Просмотров: 867 | Добавил: Pedagog | Дата: 20.03.2017 | Комментарии (0)

Бүген  без  Казанның Зур концертлар залына Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнаштык. Безне  бәйрәм белән котлап һәм хәерле юл теләп район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов озатып калды

Просмотров: 929 | Добавил: Pedagog | Дата: 06.03.2017 | Комментарии (0)

 

      "Укытучы-эксперт", "Укытучы - остаз", "Өлкән укытучы", "Укытучы-мастер" грантларында җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Җиңүче хезмәттәшләремне чын күңелдән тәбрик итәм. Исемлек белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз.

         Җиңүчеләр исемлеге

 

 

Просмотров: 1286 | Добавил: Pedagog | Дата: 02.03.2017 | Комментарии (0)

Хөрмәтле татар интернетчылары! Бүген, 10 февраль көнне, "Белем җәүһәрләре" VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып киттеБәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм к ... Дәвамын укырга

Просмотров: 1469 | Добавил: Pedagog | Дата: 26.02.2017 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 15 16 »
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры