Сишәмбе, 23.04.2024, 09:55
Исәнмесез Кунак | RSS

Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә

Меню
Керү формасы
Он-лайн радио
Яңалыклар
ТЕГЛАР
...
Информер праздники сегодня
Статистика

Барлыгы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Счетчик тИЦ и PR
Яндекс.Метрика

Главная » 2016 » Ноябрь » 2 » Арча мөгаллимнәре татар сайтлары ясый
23:14
Арча мөгаллимнәре татар сайтлары ясый

Описание: C:\Users\Leysan\Desktop\фото.jpg"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе инде җиденче ел рәттән Интернет челтәрендә татар интернет-проектларын танытуда катнашып, аларны ясаган авторларны бүләкләп килә. Быел әлеге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 2 нче ноябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үтте. Быел әлеге дөньякүләм бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 81 гариза килгән, алар арасыннан 64 проект конкурста катнашу мөмкинлегенә ия булган. Алар арасында районыбыз укытучылары да булуы - зур куаныч. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы "Укучыларга һәм укытучыларга ярдәмгә" сайты белән һәм Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равил кызы "Хәтер" сайты белән катнашып, дипломант булдылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз. Бәйгене оештыручыларга, бигрәк тә  Раил Мәүлет улына  зур рәхмәт! Әлеге башлангыч дәвамлы булсын, интернет челтәре татар сайтлары белән баесын.  Телебезнең киләчәге - безнең кулда!

Просмотров: 611 | Добавил: Pedagog | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сайттан эзләү
Файдалы сылтамалар
Для отображения блока требуется Flash Player 10

Татар иле
Баннер
...
Бала.рф
Баннер
Язмалар архивы
Хезмәттәшләрем
Уртаклашырга
Сайтның баннеры